Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте транспорт салымын бетерүне хупламады


Екатеринбурда 12 тоннадан арткан йөк машиналарына федераль юлларда йөргән өчен өстәмә җыем кертүгә протест чарасы
Екатеринбурда 12 тоннадан арткан йөк машиналарына федераль юлларда йөргән өчен өстәмә җыем кертүгә протест чарасы

Хөкүмәт транспорт салымы бетерелсә 2016 елда бюджет 146 миллиард доллар югалтачак, дип белдерә.

Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән транспорт салымын бөтенләй бетерү турында канун өлгесен хупламый. Хөкүмәтнең рәсми сайтында, транспорт салымы бетерелсә, 2016 елда бюджет 146 миллиард доллар югалтачак, дип язылган.

Шул ук вакытта хөкүмәт авырлыгы 12 тоннадан арткан машина хуҗаларына федераль юлларга "зыян китергәнне каплаган өчен" транспорт салымын киметү мөмкин дип саный.

12 тоннадан арткан зур йөк машиналары федераль юлларда йөргән өчен тәүләү 2015 елның 15 ноябрендә кертелде. Акчалар "Платон" системасы аша җыела. Бу яңалык ерак араларга йөрүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Ил буйлап протест чаралары үтте. 20 гыйнвар көнне машина йөртүчеләр транспорт салымы бетерелсә дә протестлар туктатмаячак, дип белдерде.

Машина йөртүчеләр акчаларны Русия президенты Владимир Путинга якын даирәдәге бизнесмен Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг та хуҗаларның берсе булган шәхси ширкәт җыюга риза түгел.

XS
SM
MD
LG