Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава һөҗүмендә Сүрия хастаханәсе җимерелгән


Хәлеп (Алеппо) шәһәре хастаханәсе
Хәлеп (Алеппо) шәһәре хастаханәсе

Төрле чыганакларга караганда, Маарәт ән-Нуман шәһәре хастаханәсенә бомба эләгеп кимендә тугыз кеше һәлак булган

Сүриянең төньягындагы Маарәт ән-Нуман шәһәренә Русия көчләренең һава һөҗүме нәтиҗәсендә "Чикләрне танымаган табиблар" оешмасына караган хастаханә җимерелгән. Бу хакта халыкара оешманың матбугат вәкиле хәбәр итте. Хастаханәдә эшләүчеләр сүзләренә караганда, үлүчеләр һәм яраланучылар бар. Лондонда урнашкан Сүриядә кеше хокуклары торышын күзәтүче комитет, кимендә тугыз кеше һәлак булган, дип хәбәр итте.

9 февраль Үрдүн белән чик буендагы хастаханәгә бомба эләгеп өч кеше үлде, алтысы яраланды. Һөҗүмнең Русия яки Сүрия президенты Башар Әсад яклы көчләр тарафыннан ясалганы хәбәдр ителде.

"Чикләрне танымаган табиблар" оешмасы хезмәткәрләре Сүриянең төрле шәһәрләрендә 150ләп хастаханәдә эшли.

XS
SM
MD
LG