Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Марсель Шәмсетдиновны штраф салып иреккә чыгарды


Немцовны алу җыенында, 2016 ел
Немцовны алу җыенында, 2016 ел

Яшел Үзән мәхкәмәсе машина штрафларын түләмәүне сылтау итеп җомга көнне тоткарланган оппозиция җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновны шимбә көнне иреккә чыгарды.

Көзен үтәчәк Дума сайлавына әзерлек кысаларында Казанга килүче Парнас фиркасе җитәкчесе Михаил Касьяновның биредәге очрашуларын әзерләүче һәм әлеге фирканең Татарстан бүлеген җитәкләүче Шәмсетдинов 1,5 мең сум штраф түләмәгән өчен тоткарланган иде.
Мәхкәмә штраф күләмен икеләтә арттырып, 3 мең сум түләтү турында карар чыгарып Шәмсетдиновны азат итте.

Җомга көнне Парнасның Татарстандагы икенче бер вәкиле Илья Новиков Шәмсетдиновның түләнмәгән штрафлары булмавын, күптән түгел генә аның штрафларын интернеттагы дәүләт хезмәте сәхифәсе аша бергәләп түләгәннәрен белдергән иде. Әмма Шәмсетдинов үзенең түләнми калган тагын бер штрафы булуы ачыкланганлыгын белдергән.

Шәмсетдиновны Азатлыкка үзен тоткарлауның чын сәбәбе түләнмәгән штрафлар түгел, ә Касьяновның Казанда узачак очрашуларына әзерлек эшләре булуын белдерде.

Шәмсетдинов бу көннәрдә ПАРНАС башлыгы Михаил Касьяновның Казанга сәфәрен оештырып йөри. Касьянов Казанда журналистлар белән 11 мартта, тарафдарлары белән 12 мартта очрашырга җыена.

Башта Касьяновның Татарстан башкаласына сәфәре 4-5 мартка билгеләнгән иде. Очрашулар "Казан" ("Гранд отель Казань") кунакханәсендә планлаштырылган иде, әмма кунакханә җитәкчелеге сәяси сәбәпне күрсәтеп, чарадан баш тарткан.

XS
SM
MD
LG