Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Немцовны үтерү аның сәяси эшчәнлегенә бәйле түгел дигән карарны дөрес дип тапты


2016 елның гыйнварында Борис Немцовның адвокаты тикшерү комитетының әлеге карарын кире шикаять иткән иде.

Дүшәмбе көнне Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Борис Немцовны үтерү нигезендәге җинаять эшен дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенә һөҗүм буларак бәялүне кире кагуны кануни дип тапты. Бу хакта РАПСИ хәбәр итә.

2016 елның гыйнварында Борис Немцовның адвокаты Русия тикшерү комитетының Немцовны үтерү эшен аның сәяси эшчәнлегенә бәйле түгел дигән карарын шикаять иткән иде.

2015 елның сентябрендә Немцовның кызы Жанна Русия тикшерү комитетыннан атасын үтерү эше нигезендәге гаепләүне «Үтерү» маддәсеннән "Дәүләт яки җәмәгать эшлеклесенә һөҗүм"гә үзгәртүне сораган иде, чөнки ул вакытта Немцов РПР-ПАРНАС фиркасе рәистәше һәм Ярославль өлкәсе думасы депутаты иде.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде. Немцовны үтерергә Руслан Мухудинов кушкан, дип саный тикшерү комитеты. Опозиционерның туганнары моның белән килешми. Алар бу үлемдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм аның тирәдәгеләрнең катнашы бар дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG