Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага кырымтатарлары урам җыены уздырды


Прагада кырымтатарлар аннексиянең ике еллыгын искә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Прагада кырымтатарлар аннексиянең ике еллыгын искә алды

Прагада 50ләп кеше Кырым аннексиясенең ике еллыгын искә алды. Чехия башкаласында узган CRIMEANSOS фестиваленә Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров та килде.

Шимбә көнне Прага үзәгендә кырымтатар һәм Украина әләмнәрен тоткан 50ләп кеше аннексиянең ике еллыгын искә алып Кырым (Krymska) урамыннан йөреш һәм урам җыены уздырды. Чара вакытында Русиядә хөкем карары көткән Надежда Савченко, төрмәдә утырган кинорежиссер Олег Сенцов һәм активист Олександр Кольченкога ирек таләп ителде. Урам җыенында Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров катнашты.

Чубаров Прагада 17-19 март көннәрендә узган CRIMEANSOS фестивеленә килде. Өч көн барган лекцияләр һәм очрашулар вакытында Кырым ярымутравы тарихы һәм төп халкы татарлар, Русия хәрбиләренең Кырымдагы гамәлләре, аннексиядән соң тормыш, кеше хокукларының бозылуы һәм сәяси тоткыннар турында сөйләнде. Мәҗлес рәисе Чубаров Праганың Карл университетында студентлар һәм мөгаллимнәр белән очрашты. Фестиваль кысаларында Мәскәүнең Театр.doc театры Олег Сенцов һәм активист Олександр Кольченконың хөкем ителүенә багышланган сәхнә әсәрен күрсәтте.

Танылган кырымтатар аккордеончысы Сервер Абкеримов һәм контрабасчы Тарас Волос катнашкан хәйрия концерты һәм Рефат Чубаров белән очрашу вакытында сәяси тоткыннарга ярдәмгә акча җыелды. Фестивальнең соңгы көнендә сәяси фәннәр докторы, 11 китап авторы, тарихчы Гөлнара Бекирова Кырым тарихы турында сөйләп кызыксынучыларның сорауларына җавап бирде. Шул ук көнне язучы Дмитрий Петров, аннексия вакытында Кырымда эшләгән Азатлыкның рус редакциясе журналисты Андрей Шароградский һәм кинорежиссер Валерий Балаян истәлекләре белән уртаклашты. Чараларның барысында да Чехиядә яшәүче кырымтатарлар, студентлар катнашты.

Фестивальне Үзәк һәм Көнчыгыш Европа вә Русиядә төрле мәдәни һәм сәяси проектлар белән танылган KULTURUS үзәге ярдәмендә танылган активист, кинорежиссер Антон Литвин оештырды.

XS
SM
MD
LG