Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар журналистларына бәйсез һөнәр берлеге кирәкме?


Татар журналистлары үз Сабантуйларын үткәрә. 2010 ел
Татар журналистлары үз Сабантуйларын үткәрә. 2010 ел

Татар журналистларының берләшүенә карата фикерләр төрле. Берләшүгә шикләнүчеләр, "хокукларны яклау өчен оешма кирәк", "оешмасыз аралашып тору да җитә", "берләшү Татарстанда яңа бер институт барлыкка китерәчәк", дип белдерүчеләр бар.

"Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең татарча "Хәбәрләр" бүлегендә 13 ел буе эшләгән Альфред Мөхәммәтрәхимов үзе гариза язып 18 март көнне эштән киткән. Бу хәлне ул Азатлыкка: "Яңа җитәкчелек килгәч мохит үзгәрде, безгә карата булган мөнәсәбәт ошамады, татарлык та китә кебек, ниндидер кысаларга кую башланды, иҗат иреген чикләү дә сизелә", дип аңлатты. ТЯГның "Новости" бүлегеннән әле ГТРК заманнарында ук эшләгән Тимур Шәйдуллин да киткән. Мөхәммәтрәхимов сүзләренчә, ике атнадан Ринат Әсхәдуллин да "Новости"дан китәчәк.

ТЯГның яңалыклар тапшыруларын әзерләүче журналистларны һәм операторларны озын мөддәтле килешүләреннән баш тарттырып, өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итә башлагач, каләм ияләре арасында һөнәр берлеге булса, бәлки хокукларыбызны яклар һәм бу хәл килеп тә чыкмас иде дип белдерүчеләр дә булды.

Элекке елларда татар журналистлары җайлы шартларда яшәде. Дәүләт канаты астындагы медиа вәкилләре эш урыннары, хезмәт хаклары өчен артык борчылмады. Өстән төшерелгән хакимиятләрне мактауга корылган темаларга алар күнеккән иде инде, хәбәрләр әзерләргә барган җирдән дә буш кул белән кайтмадылар. Кайдан балы, кайдан ите, кайдан бәрәңгесе гел килеп торды. Русиядәге икътисад кризисы сәбәпле финанслар кимү дә, кайбер ширкәтләрнең рейтингларын күтәрергә теләп ниндидер яңалыкларга омтылуы да журналистлар арасында көндәшлекне арттырды.

Шул ук вакытта, проблемнарны күтәргән бәйсез журналистлар көтелмәгән очракларга ешрак дучар булды һәм соңгы вакытта алар арта төште. Узган ел 21 октябрьдә бер төркем полиция хезмәткәрләре Алабугада татар иҗтимагый үзәге җыелышына бәреп кереп, көч кулланып берничә активистны тоткарлады. Алар арасында Азатлык хәбәрчесе дә бар иде. Видео һәм фото камерасына зыян килде.

"Сираҗи сүзе" газеты журналисты Эльвира Фатыйхованың машинасына аттылар. Бәйсез журналистларны телефоннан кисәтүләр, экстремизмда гаепләргә тырышу очраклары да булып тора. Һәм менә ТЯГда озак еллар эшләгән журналистларны эштән китәргә мәҗбүр итәләр. "Яңалыклар" бүлегенә туры килмәгән очракта, аларга ширкәттә башка эш тәкъдим ителмәде. Төрле көтелмәгән очраклар туганда татар журналистларына хокукый ярдәм күрсәтә алырдай бәйсез һөнәр берлеге кирәкме?

Альфред Мөхәммәтрәхимов
Альфред Мөхәммәтрәхимов

Альфред Мөхәммәтрәхимов, татар ул гел буйсына торган, үз-үзен яклый алуына шикләнәм, дип әйтә. Азатлык белән әңгәмәдә ТЯГда үзгәрешләр башлану белән "Хәбәрләр" бүлегендә эшләүчеләрнең шунда ук өч айлык килешүгә күчүне бердәм хуплавын да искә алды.

– Бу һөнәр берлеге оеша калса, хокукларны яклавына шикләнәм. Советлар берлеге заманнарында һөнәр берлекләре ташламалы шифаханәләргә бару, балаларын пионер лагерьларына җибәрү өчен генә кирәк иде. Хәзерге һөнәр берлекләре алар формаль рәвештә генә эшли.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров

"Матбугат.ру" ресурсы хуҗасы Данил Сәфәров та мондый оешманың барлыкка килүенә шикләнеп карый.

– Бәйсез булу-булмау исемнән түгел, җисемнән тора. Без бәйсез дип мең кат кычкырырга мөмкин, әмма аңа карап, син әле бәйсез дигән сүз түгел. Журналист бәйсез оешмада тора ди, әмма "бәйле" редакциядә эшли. Бу очракта ул бәйсез иҗат итәме? Әлбәттә, юк. Татарда журналистларның аерым бер оешмасы төзеләчәгенә мин ышанмыйм, чөнки табигатькә чыга башласаң да, "ул барса, мин бармыйм" ише сүзләр ишетелә.

Эльвира Фатыйхова
Эльвира Фатыйхова

"Сираҗи сүзе" газеты журналисты Эльвира Фатыйхова татар журналистларына берләшергә кирәк, Татарстан журналистлар берлегенең бер файдасы да юк, дип әйтә.

– Татар журналистларына бәйсез һөнәр берлеге һичшиксез кирәк. Минем машинага атканнан соң бу хакта сүз дә күтәргән идем. Татарстан журналистлар берлеге бернинди хокукларны да якламый. Бу оешма бернәрсә дә эшләми. Миңа калса, берлеккә җитәкче итеп яшьләрне үткәрмиләр.

Безне берләштерә торган оешма төзелсә, ул яхшы булыр иде. Безне бәйсез журналистлар клубына берләштереп караган иделәр. Ни өчен ул яшәп китә алмады, нигә моңа кадәр журналистлар берләшә алмады дигәннән, чөнки алар ниндидер бер кешенең канаты астында утырырга риза түгел. Бөтен кешенең дә баш буласы, әйдәп барасы килә. Шуңа беркем дә ризалашмый, беркем дә берләшми. Журналист ирекле график белән яшәп өйрәнгән кешеләр. Белмим инде, бәйсезлек шулай таркау итәме?

Бу оешма барыбер ниндидер бер лидер канаты астында булырга тиеш. Килер бер көн, журналистлар барыбер оешырлар дип уйлыйм мин.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов һөнәр берлеген журналистлар үзләре бәйсез итеп оештырырга һәм ул хокукларны яклаучы, юридик ярдәм күрсәтүче булырга тиеш дигән фикердә.

– Журналистларның хокукларын яклый торган оешма бик кирәк. Аңа ихтыяҗ зур. Мин заманында 1997 елларда телевидениедән һөнәри яктан яраксыз дигән ярлык белән куыласы кеше булып, ул вакытта рәнҗетелүем турында Татарстан журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итеп караган идем, әмма яклау тапмадым. Шулай да мәхкәмә аша үземнең хаклы булуымны расладым һәм телевидениегә кире кайта алдым.

Моннан берничә еллар элек журналистларның рәсми булмаган оешмасын булдырырга тырышып караган идек. Журналистлар бердәм түгел, шуңа күрә үзләреннән чыккан теләк белән мондый оешманы булдыру, берләшү мөмкин түгел. Татар журналистлары үзләре бер казанда кайный, шул казанда үзара тарткалаш һәм ызгыш белән яшиләр. Урыс журналистлары татар журналистлары белән аралашмый диярлек. Урыс журналистларында да һөнәри яктан бер-береңә теләктәшлек белдерү хисләре сизелми.

Табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә бик көнләшеп карыйм мин. Әгәр аларга тел-теш тидерә башласаң, бу өлкәдәге һәркем дә бер-берсен якларга керешә. Ә журналистикада андый әйбер юк. Журналистлар арасында кемдер эзәрлекләүләргә дучар икән, калганнар шул кирәк аңа дип күзәтеп карап тора. Бу мине бик борчый.

Берлек кирәкме дигәннән, әгәр дә өстән кушылган фәрман белән эшләнә икән, ул кирәксез, формаль оешмага гына кайтып калачак. Кызганыч, мондый оешманы төзерлек, кыю, үз сүзен әйтә ала торган, теләсә нинди вазгыятьтә куркып калмый торган, тәвәккәл, югары профессиональ дәрәҗәдәге журналистлар да җитәрлек түгел.

Әгәр татар журналистларының бәйсез һөнәр берлеге оеша калса, ул хокук яклау оешмалары кебек булырга тиеш. "Татарстан - Яңа гасыр"да хәзер вазгыять киеренке. Бу очракта аларның хокукларын яклардай оешма кирәк.

Бүген Русиядә журналистларны эзәрлекләү берни дә тормый. Хәзер журналистлар якланмаган, хокуксыз кешеләргә әйләнеп бара ки, аны гап-гади бер бригадир да мыскыл итеп, мәсхәрәләп санга сукмыйча дәрәҗәсен төшерергә мөмкин. Бу оешма була калса, әнә шундый очракларда да, түрәләр тарафыннан эзәрлекләүләр булганда да үз сүзен әйтергә, юридик ярдәм дә күрсәтә алырга тиеш. Минемчә, бу оешма фикердәшләр тарафыннан астан оештырылырга тиеш.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

"Ирек мәйданы" газетасы нәшире Раиф Усманов татар журналистларын бер-берсен якларга берсе дә комачауламый, бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итүне рәсми оешмаларсыз да башкарып була, дигән фикердә.

– Бүген татар телендә эшләүче газет-журналлар, телеканал һәм радиолар саны артты. "Татмедиа" басмалары редакцияләре үзара аралаша, ә менә дәүләтнеке булмаганнар арасында элемтә юк дәрәҗәсендә. Шуңа берләшү, тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны бергәләп күтәрү бик яхшы булыр иде, моңа ихтыяҗ зур.

Аерым берлек төзүгә килгәндә – ул кирәкме икән? Бездә бернәрсә эшләмәгән төрле буш оешмалар-фондлар болай да күп. Ә җыелышып сөйләшеп алырга яисә авыр хәлгә тарыган иптәшләребезне якларга нәрсә комачаулый? Әйтик, декабрьдә журналист Эльвира Фатыйхова машинасына аттылар. Аны 2-3 газета гына яктыртты. Башкалар күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышты.

Быел "Татарстан почтасы" редакцияләр белән килешүне өзде, алга таба Татарстан эчендә матбугат тарату эше дә Мәскәүдәге агентлыклар аша башкарылачак. Ягъни без Казанда чыккан газетны Татарстанда тарату өчен Мәскәүдәге язылу агентлыклары белән килешү төзергә тиеш булабыз. Анда бу эшне башкаручы 2-3 зур ширкәт бар. Күп редакцияләр кайсы белән килешү төзергә белми аптырап бетте. Чөнки һәр агентлыкның уңай һәм тискәре яклары бар. Менә бу очракта безгә берләшеп бер каталогка керү кирәк иде, әмма һәр газет-журнал үзенчә хәл итте. Мондый таркаулык мисаллары бихисап. Бергә килешеп эш иткәндә, сүзебез дә үтәр иде.

Даими очрашуларга килгәндә, бу эшне Дөнья татар конгрессы белән берлектә эшләргә мөмкин. Ул дәүләтнеке булмаган басмаларны да, "Татмедиа"ны да тигез күрә. Бу очрашулар конгресс өчен дә файдалы булыр. Матбугат конгрессның эшчәнлеген яхшырак аңлар, ярдәм итәр иде. Берүк вакытта авыл-районнарда булган проблемалар турында конгресс та даими хәбәрдар булыр, алардан да активлык таләп итә алырбыз. Бер-беребезгә ярдәмгә килүнең төрле формалары бар.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

"Европалы Татарстан" блогы авторларының берсе Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, татар журналистларының һөнәр берлеге оеша калса, ул Татарстанның үзенең хокук сагында торган институтларның берсе булачак.

– Бәйсез һөнәр берлеге булгач аңа, минемчә, авторитетлы журналистлар керергә тиеш. Ниләр эшләргә тиеш дигәннән, мәсәлән, шул ук ТЯГда барган тетрәнүләр вакытында авыр хәлгә эләккән журналистларның хокукларын якларга, пропагандага корылган, кушып язылган мәкаләләрне фаш итәргә, эчке һәм тышкы цензура белән көрәшергә, бәйсез журналистика принципларын алга этәрергә тиеш.

Безнең республикада, әлбәттә, татар журналистлары берләшмәсе кирәк. Әгәр ул бәйсез һөнәр берлеге булып оешмаса, бер айдан соң Мәскәүдәге һөнәр берлегенең бер кечкенә филиалы итәчәкләр. Аларның үз проблемнары, безнең үзебезнеке һәм алар милли журналистика проблемнарын аңламаячак. Татарстанга үзенең дәүләт оешмаларыннан алып зур булмаган җәмгыятьләргә кадәр җирле институтлары кирәк.

XS
SM
MD
LG