Accessibility links

Казанда туберкулез турындагы сораулар өчен "кайнар элемтә" эшләячәк


2015 елда үпкә чире белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр саны арткан.

Татарстан кулланучылар хокуклары торышын күзәтү идарәсе 24 март туберкулез турында сораулары булган кешеләр өчен "кайнар элемтә" ача. Сорауларны 9.00-17.00 сәгатьләрдә (843)-238-21-74 телефонына шалтыратып биреп булачак, дип хәбәр ителгән идарәнең интернет сәхифәсендә.

Узган ел республикада 70 бала һәм яшүсмер туберкулез белән авырган. Аларның 15е берничә ел тикшерелмәгән булган. Белгечләр мәгълүматларына караганда, беренче тапкыр үпкә чире вирусы организмга бала 3-6 яшендә вакытта керә. Авыруга җиткермәс өчен сәламәт яшәргә һәм тикшеренеп торырга кирәк. Февраль аенда Казанда узган медицина шурасы утырышында 2015 елда авыручылар саны кимүе турында әйтелде. Статистикага караганда, 100 мең кешегә 39.5 авыру туры килә. Үлүчеләр саны да Русиядә иң түбән, диелде.

Татарстан хөкүмәте узган елның октябрендә раслаган республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясендә башка чирләр арасында туберкулез белән авыручыларның санын да киметү максат итеп куелган иде.

XS
SM
MD
LG