Әрмәнстан саклану министрлыгы Таулы Карабахның низаглы өлешендә узган төн Азәрбайҗан армиясе "Смерч" реактив берьюлы күпләп ату системасыннан ут ачты дип белдерә. Министрлык азәрбайҗаннар кулланган коралның калибры көннән-көн арта бара, ди.
Таулы Карабахтагы авылларга һәм яклар урнашкан чик сызыгы янындагы Әрмәнстан хәрбиләренә атулар дәвам иткәнлеге хәбәр ителә. Азәрбайҗан ягы пилотсыз очкычлар куллана, берсе бәреп төшерелде, диелә Әрманстан саклану министрлыгы белдерүендә.
Азәрбайҗан саклану министрлыгы матбугат хезмәте соңгы ике көн эчендә 16 азәрбайҗан хәрбиенең һәлак булуын хәбәр итә. "Узган төндә фронт сызыгының бөтен өлешендә дә киренкелек дәвам итте. Әрмәннәр ягы гаскәрләр сызыгы тирәсендәге авылларны утка тотты", диелә.
Таулы Карабахта 2 апрельгә каршы төндә вазгыять кисәк кискенләште, кораллы бәрелешләр башланды һәм яклар бер-берсен килешүне бозуда гаепләде.