Accessibility links

Кайнар хәбәр

Поклонская Кырымтатар Милли Мәҗлесе эшен туктатып тору турында карар кабул итте


Наталья Поклонская
Наталья Поклонская

Поклонская үз карарын федераль канун бозылуына юл куймау максатыннан дип аңлата.

Русия тарафыннан басып алынган Кырым прокуроры Наталья Поклонская Кырымтатар Милли Мәҗлесе эшчәнлеген туктатып тору турында карар чыгарды.

Поклонская ТАССка хәбәр итүенчә, ул әлеге карарны «федераль канун бозылуына юл куймау максатыннан» кабул иткән. Үз карарында Поклонская федераль канунның "Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында"гы маддәсенә сылтама ясый. Кырым прокуратурасы карары Русия юстиция министрлыгына җибәрелгән.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, Кырымтатар Мәҗлесе активистларына басымнар башланды, ә аның җитәкчесе Рефат Чубаров һәм ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилевкә Кырымга керү тыелды.

XS
SM
MD
LG