Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 28 апрель Берлинда Германия сәясәтчеләре һәм белгечләре белән очрашулар вакытында килеп туган вазгыятьтә дә кырымтатарларның көч кулланмау сәясәтеннән баш тартмаячакларын белдерде. Чубаров Мәҗлесне тыю карарының гамәлдән чыгарылуы өчен Мәскәүгә халыкара басымның артачагына ышана.
Бундестагта, Германия канцлерында һәм тышкы эшләр министрлыгында очрашулар вакытында Мәҗлеснең тыелуы гына түгел, бу карарның кырымтатарлар тормышына йогынтысы турында да сүз булды.
Рәсми Берлин Мәҗлес эшчәнлеген Русиядә тыю карарын кырымтатарларга басымның көчәюе, дип бәяләде.
“Без Кырымда кеше хокукларының бозылуы турында беләбез, әмма ул хакта аз сөйлибез. Кырымдагы милитаризация турында беләбез. Ул турыда да уйланырга кирәк”, диде Яшелләр партиясеннән депутат Мануэль Саррацин. 28 апрель БМО Иминлек Шурасының махсус утырышы шулай ук Кырымтатар мәҗлесен тыюга багышлана.
26 апрель Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремистик оешма дип таныды, Кырымда һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыю карарын чыгарды. Мәхкәмә карарына кадәр үк 18 апрель көнне Русия билгеләгән Кырым прокуроры Наталья Поклонская карары белән Русия юстиция министрлыгы Кырымтатар мәҗлесен “экстремистик эшчәнлек алып баручы” тыелган дини һәм иҗтимагый оешмалар исемлегенә кертте.