Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Тукайга багышланган чаралар бара


"Өмет" һәм "Умырзая" чыгышы
"Өмет" һәм "Умырзая" чыгышы

Габдулла Тукайның 130 еллыгы Омскида берничә чара белән билгеләнеп үтелә һәм 2016 елда оештырылачак бәйрәмнәр, төрле очрашулар шагыйрьнең исеме белән башланачак.

Шагыйребез истәлегенә багышлап шәһәрнең милли-мәдәни мохтарияте әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Шундый ук чараны өлкә мохтарияте дә оештырырга җыена. Омскиның шәһәр мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" балалар студиясендә Габдулла Тукайның иҗатына багышланган махсус дәрес үткәрелде. "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле 3 май концертын да бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышлады.

Омскиның шәһәр мохтарияте оештырган әдәби-музыкаль кичә өлкәнең Пушкин исемендәге дәүләт фәнни китапханәсенең халыкара бүлегендә булды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Тукай әсәрләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Җыелган халык арасында, асылда, урта һәм өлкән яшьтәгеләр булды. Казакъ мәдәни оешмасыннан да кунаклар килгән иде. Казакъ кардәшләребез вәкилләре Вәлихан Казбеков һәм Ханшаим Омарова кичәнең бик тә мәгънәле һәм эчтәлекле булуын белдерделәр, Вәлихан әфәнде чыгыш та ясады, Габдулла Тукайның иҗаты белән таныш булуын, аңа чиксез соклануын, кайбер шигырьләрен яттан белүен дә әйтте.

Кичә барышында шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, иҗаты турында сөйләделәр, шигырьләрен укучылар артык күп булмады. "Умырзая" фольклор ансамбле җырчысы, мохтариятнең "Мәрхәбә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фагилә Чумарованың "Су анасы" шигырен, мохтарият активисты Сания апа Мирхалиеваның шагыйрнең "Шүрәле"сен сөйләүләрен бик яраттылар. Сания апа Тукай турында ТНВ каналында барган фильмны карарга тәкъдим итте.

"Өмет" балалары
"Өмет" балалары

"Умырзая" ансамбленең яшь аккомпаниаторы Рафик Ниязов аккордеонда татар халык көйләренә тезмә башкарды. Тукай сүзләренә җырлар күп, шул көйләрне уйнау дөресрәк булмасмы, дигән сорауга Рафик, әлегә мин күп көйләрен белмим, өйрәнеп, киләсе елга уйнармын, дип җавап бирде. Кичә дәвамында "Өмет" студиясе балалары һәм "Умырзая" ансамбле үзешчәннәре Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар, "Умырзая"ның ветераны Самат Хәйруллин җырлады. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, кичәдә чыгыш ясаучыларның берсе – Марат Хәмидов – темадан читкә тайпылып "Туган тел" телевидениесе програмнарын тәнкыйтьләде. Исеменә күрә анда әһәмиятлерәк темалар булырга туган телнең зарурлыгы чагылдырылырга тиеш дип уйладык, әмма эфирда концертлар гына бара, бик тә гаҗәп эш дип үзенең фикерен белдерде. Аңа каршы, без әле берничә ел элек кенә, себер җирендә яшәп, туган телебездә тапшырулар карый алырбыз дип хыяллана да алмый идек, рәхмәтләр әйтик бу мөмкинлекне тудыручы Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренә дигән фикерләр яңгырады.

XS
SM
MD
LG