Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 май машинада кырымтатар әләме белән барганнарны мәхкәмә мәҗбүри эшкә тарткан


Кырымтатар әләме
Кырымтатар әләме

18 май көнне матәм чараларына машиналарына кырымтатар әләме куеп баручы уннан артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

18 май кырымтатарларның ватаннарыннан сөрелүне искә чарасына машиналарына әләм куеп барганнарны Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе карары белән 20 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп иткәннәр. Бу хакта Кырымтатар Мәҗлесенең беренче урынбасары Нәриман Җәлал Фейсбукта хәбәр итте.

Мәхкәмә утырышы 19 май иртән булган. Дүрт кешегә урам чаралары үткәргәндә алдан билгеләнгән тәртипне бозу маддәсендә гаепләү белдерелә.

18 май көнне матәм чараларына машиналарына кырымтатар флагы куеп баручы уннан артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

18 май – матәм көне сәбәпле Украинада, Кырымда һәм бөтен дөньяда депортация корбаннарын искә алу чаралары үтте.

XS
SM
MD
LG