Accessibility links

Кайнар хәбәр

Deutsche Bank: Африка һәм Мексикадан соң иң арзан сыра вә тәмәке Русиядә


Deutsche Bank үзенең ел саен игълан итә торган "Гөнаһ индексын" ("Sin Index") чыгарды. Иң кыйбатлы сыра һәм тәмәке Австралиядә, иң арзаны Филиппинда.

Дөньяда биш шешә сыра һәм ике тәмәке кабының бәясе тикшерелгән. Мондый рейтингны ел саен Deutsche Bank төзи.

Русия 39 ил кергән исемлектә 32нче урында. 2016 елда бәяләр артуына карамастан, Русиядә сыра һәм тәмәке Бразилия, Мексика һәм һиндстан хаклары дәрәҗәсендә кала. Аннан да арзанрак Көньяк Африка һәм Филиппин.

Иң кыйбат сыра һәм тәмәке Австралиядә, Сингапурда һәм Яңа Зеландиядә. Бу илләрдә җәмәгатьчелек урыннарында хәмер эчү һәм тәмәке тарту кануннары да кырыс. Deutsche Bank хисабы сыра һәм тәмәкегә генә кагыла.

Мәскәү Наркология үзәге башлыгы Евгений Брюн Русиядә соңгы бер елда аракы эчү кимегән, ялган аракы эчеп үлүчеләр дә азрак, дип белдерде. Роспотребнадзор статистикасына караганда, 2015 елда аракы эчүдән 500 меңләп кеше үлгән. Русиядә үлгән ирләрнең 30%, хатын-кызларның 15% аракы белән агуланып үлә.

XS
SM
MD
LG