Accessibility links

Кайнар хәбәр

MH-17: очкыч атып төшерелгән җирдә "Бук" ракетасының кисәге табылганлыгы белдерелә


Malaysia Airlines һава ширкәтенең Донбаста бәреп төшерелгән "Боинг" очкычы кисәге
Malaysia Airlines һава ширкәтенең Донбаста бәреп төшерелгән "Боинг" очкычы кисәге

Һолландия белгечләре Malaysia Airlines һава ширкәтенең Донбаста "Боинг" очкычы бәреп төшерелгән урында "Бук" ракетасының этәргеч өлеше табылганлыгын белдерә.

Һолландия белгечләре Malaysia Airlines һава ширкәтенең Донбаста "Боинг" очкычы бәреп төшерелгән урында "Бук"тан атылган ракетаның һавада очканда ялкын чыгып бара торган аскы этәргеч өлеше (сопло) табылганлыгын белдерә. Нидерланд мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу хакта һәлакәтне тикшерүче төркемнең чираттагы хисабында әйтелә. Әлеге документ Нидерланд прокуратурасы сайтына урнаштырылган. Очкыч җимереп төшкән урында ракетаның шундый зур кисәге табылу турында беренче тапкыр белдерелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ракетаның ничек атылуын тулысынча ачыклау өчен әлеге һөҗүм коралының эшләү принципларын һәм аның белән идарәне тулысынча өйрәнү кирәк, әмма бу мәсьәлә гадәттән тыш катлаулы, чөнки ракетаның күпчелек техник бәяләмәләре катгый сер итеп саклана.

2014 елның 14 июлендә MH-17 рейсы белән Амстердамнан Куала-Лумпурга баручы "Боинг" һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 298 кешенең барсы да һәлак булды.

Узган ел октябрь аенда Нидерланд Иминлек шурасы һәлакәткә багышланган хисабын игълан итте. Анда очкычның Донбассның сепаратистлар контролендә булган өлешендә Русиядә эшләнгән "Бук" ракетасы белән атып төшерелгәнлеге әйтелә. Русия хакимияте бу нәтиҗәне һәм шулай ук бәйсез тикшеренүләрне дә кире кага.

XS
SM
MD
LG