Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда "Кадыйров күпере"нә карата референдум үткәрергә мөмкинлек бирмиләр


Борис Вишневский
Борис Вишневский

Русиядә хакимиятләр урамнарга, күперләргә исем биргәндә һәм һәйкәлләр куйганда халык фикере белән исәпләшми.

Петербурда шәһәр сайлау комиссиясе "Кадыйров күпере" атамасын алыштыру, урамнарга, мәйданнарга, яр буйларына һәм күперләргә исем бирү тәртибен үзгәртергә референдум үткәрү өчен төзелгән инициатив төркемне теркәүдән баш тартты.

"Яблоко" активисты Борис Вишневский Фейсбукта комиссиянең тапшырылган документларны канун бозып кабул итмәвен язды. Вишневский шәһәр хакимиятләренең әлеге гамәлен Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять итәчәген әйтә.

"Без юридик түгел, ә сәяси максатның хәл ителгәнен аңлыйбыз. Теләсә нинди референдум алдыннан куркуга калу (бигрәк тә бу, чөнки аның нәтиҗәсе ничек буласы билгеле) шулкадәр зур ки, аны теләсә нинди ысуллар белән үткәртмәскә омтылалар. Без моңа юл куймаячакбыз", дип яза Вишневский.

Петербурда Дудергофски каналы аша салынган күпернең исемен алыштыру өчен чаралар үтә. 16 июнь губернатор Георгий Полтавченко әлеге күпергә Чечняның беренче президенты Әхмәт Кадыйров исемен бирү турында карар чыгарды. Аңа кадәр әлеге күпергә Кадыйров исемен бирүгә 90 меңгә якын кеше каршы чыккан иде.

Исем биргәндә, һәйкәл куйганда хакимиятләрнең халык фикерен санга сукмавы Петербурдагы хәл беренче очрак түгел. Казандагы урамга Нурсолтан Назарбаев исемен бирү дә, хакимиятләрнең Әби-патшага һәйкәл куярга теләве дә җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды.

XS
SM
MD
LG