Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Аделаидадагы татар тормышына зур өлеш керткән Фатыйма Вәлифф турында китап тәкъдим ителәчәк


Фатыйма Вәлифф
Фатыйма Вәлифф

Аделаидада яшәүче София Вәлифф әнисе турындагы китапта элек Кытайда, аннары Австралиядә яшәп тә татарларның үз телләрен, динен ничек саклап калуы турында яза.

24 июньдә Татарстан Милли музееның әдәби салонында Австралиядән София Вәлиффнең “Әнием” китабын тәкъдим итү кичәсе булачак. Китапта Австралиядә татарларның үз телен, милләтен саклап калуга зур өлеш керткән, моннан җиде ел элек вафат булган Фатыйма Вәлифф турында истәлекләр урын ала.

София Вәлифф Азатлыкка элегрәк әйтүенчә, үзенең “Әнием” дигән китабында ул бабаларының ничек Кытайга барып урнашып анда күргән михнәтләр, аннары Австралиягә күчкәч анда күргән авырлыклар турында тәэсирләре белән уртаклаша.

Билгеле булганча, татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнде. Фатыйма ханымның гаиләсе - Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына Кукмара якларыннан 1881 елда килеп урнаша.

Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Үз тормыш юлларында алар барлыгы тугыз бала табып үстерә. Һәм аларның һәркайсы милли җанлы, ислам динен хөрмәт итүче булып тәрбияләнә.

“Без татар җирендә тумадык, татар мәктәбендә укымадык һәм татарлар белән аралашып сөйләшмәдек. Без барысын да ата-анадан өйрәндек. Алар моның өчен күп көч куйды”, ди София ханым.

Ул боларның барысын да үз китабында чагылдыруын әйтә.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр итүенчә, утырышта конгресс рәисе Ринат Закиров, Татарстан халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар катнаша.

XS
SM
MD
LG