Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр Кырым һава юллары ширкәтен булдырырга җыена


Акмәчет һава аланы
Акмәчет һава аланы

Кырымның үз һава юллары ширкәтен ачу максат итеп куелды. Аның алдан ук зыянга эшләячәге фаразлана.

Русия Дәүләт думасының транспорт комитеты рәисе урынбасары Михаил Брячок быел Кырымның үз һава юллары ширкәте булачак, дип белдерде. Проект Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов белән килешенгән.

"Кырымның үз авиаширкәтен булдыруны кирәкле эш дип саныйм. Бу эшне тоткарлаган бюрократик киртәләрне узарга кирәк, әмма бу вакытлыча авырлыкларны без җиңәрбез", диде Брячок журналистларга.

Кырым ширкәтендә Ту-154 очкычлары булачак, Росавиациядән рөхсәт алынган. Яңа ширкәт булдыруны депутатлар Кырым инфраструктурасын төзүнең бер өлеше дип саный. Очышларның файда китермичә субсидия хисабына очачагы фаразлана.

Апрель аенда Һава транспортын кулланучылар берләшмәсе Транспорт министрлыгына Ерак Көнчыгыш, Калининград һәм Кырымга очкыч бәяләрен арттыру юлларын табуны сораган иде. Аэропортлар салымнарны арттыргач һава ширкәтләре зыянга эшли башлады.

2015 елда очышлар өчен 9 млрд субсидия бүленгән, 2016 елда да шуннан ким булмаячагы фаразлана.

XS
SM
MD
LG