Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Белыхны тоткарлау канунсыз дигән адвокат белдерүен кире кага


Никита Белых ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган иде.

Русия тикшерү комитеты Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхка карата ачылган җинаять эшен кануни дип белдерәләр. Белых зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Элегрәк губернатор адвокаты Белыхка карата ачылган җинаять эше канунсыз дип кулга алу һәм җинаять эше ачу карарын шикаять итәргә җыенуын әйткән иде. Аерым алганда, адвокат Вадим Прохоров губернаторларга карата җинаять эшен субъектның тикшерү комитеты идарәсе башлыгы ачарга тиеш, ә Белых очрагында башкача булган дип бара.

Белых 24 июнь көнне Мәскәүдә тоткарланды. Дүшәмбе көнне Русия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин белдерүенчә, ул көнне Белых 150 мең евро ришвәт алган һәм бу 400 мең евролык ришвәтнең өченче өлеше булган. Икенче көнне мәхкәмә губернаторны ике айга кулга алды. Белых үзе барлык гаепләүләрне кире кага һәм бу акчалар Киров кирәк-яраклары өчен алынды дип бара.

"Вести" радиосында әлеге җинаять эше оппозиционер Алексей Навальный белән бәйле түгелме дигән сорауга, Маркин «һәркем үзе өчен җавап бирә» дип әйтте. Билгеле булганча, Навальный күпмедер вакыт Белых җитәкчелегендә Киров өлкәсендә эшләп алган иде. Белыхны тоткарлаганнан соң Навальный үз сайтында "Аның акчалата ришвәт алуын күз алдына китерү авыр. Мәскәү ресторанында", дип язган иде.

XS
SM
MD
LG