Accessibility links

Башкортстан татарлары конгрессы Иглин районында сабан туен оештырачак


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты 29 июнь җыелды
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты 29 июнь җыелды

Олы Теләк авылында республика күләмендә узачак беренче сабан туенда сыра һәм исерткеч эчемлекләр сатылмаячак.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының 29 июнь узган киңәйтелгән утырышында эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде һәм сабан туена әзерлек тикшерелде.

Узган яртыеллыкта башкарган эшләр турында сөйләп, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, “Патриоты России” фиркасенең республика бүлекчәсе башы Заһир Хәкимов төп эшләгән эшләр дип, Казанда узган чараларда катнашуны белдерде. Ул тәфсилле итеп агымдагы елда узган авыл эшкуарлары форумы, дин әһелләре, хатын-кызлар форумнары эшчәнлегендә катнашу, Ульянда үткән федераль сабан туе турында сөйләде. Аны тулыландырып, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов Казанда узган Башкортстан шигърияте һәм мәдәнияте көннәре турында мәгълүмат бирде. Алда торган эшләр дип, ел ахырында Бөтендөнья татар конререссы башкарма комитетының Уфада узачак күчмә утырышын атады. Аны уздыру ноябрь аена билгеләнгән.

Башкортстан татарлары коргрессының Стәрлетамак бүлекчәсе рәисе, Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендәге татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров шәһәрдә узган матурлык бәйгеләре, кафедра эшчәнлеге турында сөйләде. Мәләвездәге бүлекчә җитәкчесе Рөстәм Якиев татар җырчыларының концертларына кеше җыеп булмауга зарланды.

Утырышның икенче мәсьәләсе сабан туена әзерлек иде. Бәйрәм Иглин районының Олы Теләк авылында 9 июль үтәчәк. Көрәш дүрт төркемдә узачак. 12 яшькә кадәрлеләр, 65, 80 килограммга кадәр һәм аннан да авырраклар төркемнәре булачак. Ат ярышлары Башкортстан татарлары конгрессы призына, ике тапкыр Советлар Берлеге герое Муса Гәрәев, Җиңүнең 71 еллыгы, Рейхстагка байрак элүче Гази Заһитов, Советлар Берлеге батырлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин призларына узачак.

Һәр ярыш өчен җаваплы районнар билгеләнде. Ат ярышлары өчен Иглин районы, көрәшкә Чакмагыш, аркан тартышуга Федоровка, катыктан акча эзләү өчен Чишмә районы җавап бирәчәк. Йөгерү, баганага менү, капчык белән сугышу һәм башка төр ярышларга да җаваплы районнар билгеләнде. Гадәти булмаган ярыш – таш ыргыту, кыңгыраулы дуга тотып йөгерү кебек ярышлар да тәкъдим ителде. Сабан туенда сыра һәм исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга карар ителде. Бу республика күләмендә узачак тәүге татар сабан туе булачак.

XS
SM
MD
LG