Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думадагы Татарстан депутаты Пешков:“Яровая кануннарын” ашыкмыйча кабул итәргә кирәк иде


Пешков: "Яровая кануннарын" ашыкмыйча кабул итәргә кирәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Пешков: "Яровая кануннарын" ашыкмыйча кабул итәргә кирәк

Русия Дәүләт думасындагы Татарстан депутаты Виктор Пешков Азатлыкка коммунистларның “Яровая кануннарына” каршы тавыш биргәнен белдерде.

Татарстаннан сайланган Дәүләт думасы депутаты Виктор Пешков 30 июнь Казанда Русия парламентының 6нчы чакырылышы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Журналистлар белән очрашу Татарстан Дәүләт шурасында узды. Пешков Думадагы коммунистлар фракциясенең “Яровая кануннары”на каршы тавыш биргәнен әйтте.

“Мәсьәләне тагын тикшереп бетерергә кирәк. Аны читкә куеп торып карарны ашыкмыйча кабул итәргә кирәк. Һәр эшчәнлек ниндидер кануннар белән көйләнгән булырга тиеш. Бер кешенең иреге бар, икенче кешенең иреге бар. Бер конфессиянең хокуклары бар, икенче конфессиянең хокуклары бар. Алар барысы да үтәлергә тиеш,” диде Пешков Азатлыкка.

Русиядә президентның Дәүләт думасы һәм Федерация шурасы хуплаган кануннарга вето салганы булмады. “Яровая кануннары” мәсьәләсендә Путинның аны имзаламау ихтималы турында Пешков берни әйтә алмады.

“Монда күп әйбер республикалардан тора. Республикаларда төрле дин вәкилләре ризасызлыкны актив рәвештә белдерсә, бәлки, бу мөмкин булыр, әмма алдан әйтү авыр, карарны президент кабул итә”, диде Пешков.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Федерация шурасы утырышы алдыннан “Яровая кануннары”ның дини эшчәнлеккә кагылган өлешенә каршы чыкты. Русия Федерация шурасы кануннарны 29 июнь кабул итте. Шурадагы биш сенатор канунга каршы тавыш бирде. Хәзер әлеге канун имзалау өчен Русия президенты Владимир Путинга җибәреләчәк.

Дәүләт думасы депутатлары биш ел эчендә 6012 канун өлгесе әзерләгән, аларның 5255 тикшерелгән, 1817 кабул ителгән. Думада Татарстаннан 15 депутат эшләде, аларның икесе коммунистлар, калганнары “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган иде. Яңа дума сайлаулары 18 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG