Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Русиянең яңа акчасына төшерерлек 3 символ җыйган бердәнбер шәһәр булды


200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнергә лаеклы булган символлар өчен тавыш бирү дәвам итә.

Казан твоя-россия.рф сәхифәсендә Русиянең яңа акчасы бизәлеше өчен өч һәйкәлен тәкъдим иткән бердәнбер шәһәр булды. Интернетта Русиядә 200 һәм 2000 сумлык акчаларга яңа символлар сайлау дәвам итә. 19 июльгә алынган мәгълуматларга караганда, бәйгегә 4.5 мең символ тәкъдим ителгән.

Тавыш бирүдә 850 меңләп кеше катнашкан. Бәйге кагыйдәләре нигезендә аның икенче баскычына 5 мең тавыш җыя алган символлар гына уза ала. Әлегә сайланганнар исемлегендә 43 объект бар, алар 31 шәһәр һәм регионның истәлекле урыннарыннан. Кайбер шәһәрләр 2 символны уздырырлык тавыш җыя алган. Мәсәлән, Волгоград “Ватан-ана чакыра!” монументын һәм Мамай курганын, Сочи – “Фишт” стадионын һәм “Роза Хутор” курортын тәкъдим итә.

Казан халкы беренчеләрдән булып 5 меңлек чикне узды. Хәзер шәһәрнең берьюлы өч истәлекле урыны акчаларда сүрәтләнүгә дәгъва кыла: Казан кирмәне, Казан дәүләт университеты һәм Кол Шәриф мәчете. Татарстан башкаласы тавыш бирүдә катнашучы шәһәрләр арасында 3 символын тәкъдим итә алган бердәнбер шәһәр. 28 июльдә беренче этап тәмамлана. Икече этапта сайлау узганнан соң исемлектә 20 символ гына калачак.

Җиңүчеләр октябрь аенда билгеле булачак. Яңа акчалар әйләнешкә 2017 елның ахырында керәчәк.

XS
SM
MD
LG