Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатарларны яклаган хокукчылар офисына билгесез кешеләр бәреп кермәкче


Русиягә бәйле кырым хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнгән татарларны яклаучы адвокат Эмиль Курбединов
Русиягә бәйле кырым хакимиятләре тарафыннан эзәрлекләнгән татарларны яклаучы адвокат Эмиль Курбединов

Кырымда Русия яклы хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнгән татарларны яклаучы адвокат Эмиль Курбединов белдергәнчә, Акмәчеттәге офисына билгесез кешеләр бәреп керергә омтыла. Алар полиция хезмәткәрләре булырга мөмкин.

Танылган адвокат һөҗүм турында үзенең Фейсбук сәхифәсендә белдерде. Курбединов безнең радиога әйтүенчә, адвокатлар бюросында әлеге вакытта ике ярдәмче кыз гына бар. Алар һөҗүм итүчеләрне эчкә кертмәскә тырыша. Танылган адвокат бу хәлнең килеп чыгу сәбәбен үзенең эшчәнлеге белән аңлата.

Курбединов үзе хәзерге вакытта Ростовта. Анда ул шәһәр мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән хезмәттәшлектә гаепләнгән кырымтатарларны яклый. Ул эш буенча хәзер 14 кеше тоткарланган.

Русия Кырымны үзенә алгач, ярымутрауда кырымтатарларга басым туктамый, демонстратив тентүләр, кулга алулар, кешеләрнең югалулары дәвам итә.

XS
SM
MD
LG