Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан күле яры нәрсә өчен төзекләндерелә?


Кабан күле ярында ниндидер эшләр бараганын хакимиятләр яшерә
Кабан күле ярында ниндидер эшләр бараганын хакимиятләр яшерә

Казанның Кабан күле янында төзекләндерү эше бара. Социаль челтәрдә җәмәгатьчелек Әби патша һәйкәлен шулай шыпырт кына куярга телиләр дип борчыла, түрәләр моны кире кага.

Казанның Марсель Сәлимҗанов урамы ягыннан Кабан күле ярының бер өлеше тимер койма белән уратып алынган. Анда ниндидер төзелеш эшләре бара. Әмма ниләр башкарылуы – бу төзекләндерүме, яңа корылма ясаумы, капиталь ремонт эшләүме – билгесез. Коймада бернинди дә мәгълүмат тактасы эленмәгән. Эшнең кем тарафыннан башкарылуы хакында да бернинди мәгълүмат юк. Коммуникацияләрне алмаштыру, яңарту эше дип уйларга мөмкин. Әмма койма артында җир казу эшләре башкарылмый.

Кабан күле яры нәрсә өчен төзекләндерелә?
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Казан мэриясе башкарма комитетындагы архитектура һәм шәһәр төзү идарәсенең проектларны планлаштыру бүлеге баш белгече Ирида Юнысова Азатлыкка Кабан күле тирәсен төзекләндерү эше бара дип аңлатты. "Кабан күле тирәсен тәртипкә китерү эше бара, тендерны Кытай ширкәте җиңде. Алар бу эшне өлешләп башкарачак", диде ул. Төзекләндерү, тәртипкә китерүгә нәрсәләр керә дигәнгә түрә аңлатма бирә алмады. Бу җирдә Екатерина II һәйкәле булачакмы-юкмы дигән сорауга ул Казан мэриясенең сыннар бәйгесен уздырган бүлеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьеваның ярдәмчесе Тимур Кадыйров Азатлыкка: "Әби патша (татарлар Екатеринаны шулай дип тә атый) һәйкәле мәсьәләсендә ачыклык юк, аның урыны билгеле түгел, Кабан күлендә барган төзекләндерү эшләренә килгәндә, Әби патша һәйкәлен куярга әзерлек бара дип уйларга нигез юк", дип әйтте. Ул һәйкәл Кабан күле ярында куелмый диде. Тимур Кадыйров күл буен төзекләндерү проекты белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе Наталья Фишман шөгыльләнә, аңа мөрәҗәгать итегез, диде.

Кабан күле ярында ниндидер эшләр бараганын хакимиятләр яшерә
Кабан күле ярында ниндидер эшләр бараганын хакимиятләр яшерә

14 апрельдә Казан башкарма комитеты башкаланың Меңъеллык бакчасы янындагы Кабан күле яры буена Әби патшаның 1767 елда Казанга сәфәрен чагылдырган һәйкәлгә бәйге игълан итте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы моңа ризасызлык белдерде. Татар яшьләре Казан мэры Илсур Метшинга урыс империясе патшаларына Казанда һәйкәл кую дөрес түгел, Татарстан башкаласында Әби патшага бәйле истәлекле урыннар, билгеләр җитәрлек дип ачык хат юллады. Медиа кырында бу хакта зур бәхәс купты. Дин әһелләре исә Әби патшага сынны татар бистәсендә кую дөрес түгел ди. Моннан соң Казан башлыгы Илсур Метшин да комментар бирергә мәҗбүр булды. "Әлегә бәйгегә нәтиҗә генә ясыйк, истәлекле билгене куюны кичектерик, шәһәр кешеләрнең фикерен тыңлыйк", дип белдерде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Русиянең төрле төбәкләре, чит илләрдә эшләүче 114 татар оешмасының фикерен белдереп, Метшинга 18 июльдә тагын бер хат язган. Татар яшьләре Казанда Екатеринага һәйкәл җәмгыятьне берләштерми, ике арада чөй кага дип бәйнә-бәйнә аңлаткан. Мэрия уздырган бәйге дә ачык булмады дип шелтәләп, яңадан ачык тавыш бирүне оештырырга кирәк, ди форум.

"Кабан күле буенда төзекләндерү эшләрен башкарып, анда Әби патшага һәйкәл кую теләге бар икән, компромисс буларак Себер трактында, Нариманов белән Татарстан урамнары кисешкән урында кандаллар, дарга асып үтерелгән татарларның мәетләрен гәүдәләндергән билгеләрне урнаштырырга кирәк. Бу да – Әби патшага бәйле тарихи билгеләр", ди татар яшьләре.

Хатта шулай ук: "Екатерина сынының ни өчен Казанда торырга тиешлеген аңлаткан Казан түрәләренең мантыйгына иярсәң, Казан түрәләре Мәскәүдән Алтын Урда чорында идарә иткән ханнарга һәйкәл куюны сорарга тиеш. Татар ханнары урыс чиркәүләре яңарышына, Мәскәүнең үсешенә зур өлеш керткән. Әмма Мәскәү мондый компромисска әзерме?", дип сорау куела хатта. Әлегә хатка җавап юк.

XS
SM
MD
LG