Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Раушания Билгилдиеваны мәхкәмәгә бирә


Раушания Билгилдиева һәм Ирек Мортазин мәхкәмә утырышаннан соң, 1 сентябрь, 2016 ел
Раушания Билгилдиева һәм Ирек Мортазин мәхкәмә утырышаннан соң, 1 сентябрь, 2016 ел

Дума сайлауларыннан читләштерелгән “Яблоко” фиркасе намзәте Ирек Мортазин Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул сайлау кәгазьләрендәге “Гадел Русия” фиркасе намзәте Раушания Билгилдиева турындагы мәгълүматка ачыклык кертүне сорый.

Ирек Мортазин гаризасында белдерүенчә, Раушания Билгилдиева эш урынын дөрес күрсәтмәгән. Кәгазьләрдә ул “Справедливое ЖКХ” халык кулланучылар хокукларын яклау Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе булып эшли дип язылган. “Ләкин бу Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) алынган мәгълүматка каршы килә, биредә “Справедливое ЖКХ” оешмасын бөтенләй икенче кеше җитәкли дип күрсәтелгән.

Шул ук реестр нигезендә, Билгилдиева гамәлдә булган тагын ким дигәндә ике оешмада ликвидатор вазифасын башкара, ди Мортазин. Ул моны да сайлау кәгазьләренә кертүне таләп итә. Бу - "Комлы Ковали" бакча берлеге һәм "Радужный" коттедж бистәләре җәмгыяте.

Узган атнада "Гадел Русия" намзәте Раушания Билгилдиева мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны сайлауалды кампаниясеннән төшереп калдырды.

Билгилдиева фикеренчә, Мортазин сайлау алдыннан әзерләгән документларында үзен 182нче маддә өчен җаваплылыкка тартылды дип күрсәткән. Ә "яла ягу" – 129нчы маддәне яшергән.

"Яла ягу" турындагы гаепләвен Русия Конституция мәхкәмәсе Мортазиннан төшергәнгә, ул исә аны сайлауга теркәлгәндә күрсәтүне кирәк санамаган.

Быел яз һәм җәй матбугат чаралары Казан янындагы “Радужный” бистәсе тирәсендә җәнҗал купканы турында язган иде. Биредә җир биләмәләрен Раушания Билгилдиеваның “Пассаж” күчемсез милек агентлыгы сатты. Вәгъдә ителгән газ һаман авылга кертелмәгәне өчен җир сатып алучылар Билгилдиеваны гаепли.

XS
SM
MD
LG