Accessibility links

Кайнар хәбәр

QS рейтингы: иң яхшы уку йортлары арасында КФУ бишенче йөзлектә


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Дөньяда иң яхшы университетлар рейтингын билгеләүче Quacquarelli Symonds ширкәте яңа исемлеген чыгарды. Бу абруйлы исемлектә Казан федераль университеты (КФУ) быел 501-550нче урында

Казан дәүләт федераль университеты Quacquarelli Symonds (QS) ширкәте төзегән 2016-2017 ел рейтингында бишенче йөзлеккә керде. Рейтингта ул Дәһли, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары, шулай ук Казакъстан дәүләт университеты, Лондон Кингстоны, Миссури технология университеты (АКШ) белән 501дән 550гә кадәр булган урынны тота. Былтыр КФУ 551-600нче урында булган.

Русиядән иң яхшы нәтиҗә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, ул рейтингта 108нче баскычта тора.

Дөньяның иң яхшы уку йорты дип Массачусетс технология университеты табылган. Икенче-өченче урыннарда Стэнфорд белән Һарвард, дүртенче-бишенчедә - Кембридж һәм Калифорния технология институты тора. АКШ университетлары быел тәүге тапкыр беренче өчлекне биләгән.

Кызык кына милли тренд та күзәтелә. АКШ үз урынын ныгыта бара, ә Британия, Австралия һәм Европаның башка уку йортлары чигенә башлаган. Алар урынын Кытай, Һонконг, Сингапур университетлары алган.

КФУның яңа җитәкчелеге рейтинг үстерү мәсьәләсенә соңгы вакытта зур әһәмият бирә. Яңа ректор университетны белем бирү урыны гына түгел, ә "эшкуарлык элементлары булган фәнни-тикшеренү-укыту үзәге" итеп үзгәртүне максат итеп куйды. Кайбер күзәтүчеләр исә ректор итеп Илшат Гафуров билгеләнгәннән соң, заманында иреклелек, иҗат рухы хөкем сөргән университетта авторитар идарә урнашты дип белдерә.

XS
SM
MD
LG