Accessibility links

Хәлебтә һава һөҗүме нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше яраланган


Кораллы оппозиция хөкүмәт һава көчләре хлорин газы кулланудан зарлана.

Хәлебтәге Сүрия активистлары һәм коткаручылар Сүрия президенты Бәшәр Асадның һава көчләренең халык күпләп яшәгән бистәләргә хлоринлы булырга мөмкин бомбалар ташлавын әйтә. Дистәләрчә кеше яраланган. Британиянең Guardian газеты хәбәр итүенчә, бу мәгълүматны бәйсез чыганаклардан тикшерү әле мөмкин түгел.

Хлорин һәм башка агулы матдәләр куллану турындагы гаепләүләр элек тә яңгыраган иде. Сугышта катнашучы тарафлар моны кире кага. Узган айда Хәлебтә хлорин кулланылуы турында ике тапкыр хәбәр ителде. Шул ук вакытта Асад режимы агулы газны кораллы оппозиция куллана дип тәкърарлый.

Сишәмбе көнне Хәлебтәге атышлар нәтиҗәләре турындагы медицина хисаплары смс-хәбәр буларак журналистларга таратылды. 70дән артык яраланучыга, шул исәптән балалар һәм хатын-кызларга сулыш буылу, коры ютәлдән медицина ярдәме күрсәтелә. Шаһитләр зыян күрүчеләрнең киемнәреннән хлорин исе килә дип әйтә. Ун кеше, шул исәптән корсаклы хатын-кызның хәле авыр булып кала.

XS
SM
MD
LG