Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт 50 сумнан арзан даруларның бәяләрен бәйдән ычкындырмакчы


Хөкүмәт фармацевтика ширкәтләренә арзан дарулар бәяcен сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерми генә куярга рөхсәт итә торган проект өлгесе әзерли.

Русия хөкүмәте илдә җитештерелгән, 50 сумнан арзанрак булган, яшәү өчен мөһим даруларның бәяләрен контрольдә тотудан баш тартырга җыена. Бу хакта вице-премьер Аркадий Дворкович президент Владимир Путинга хат юллаган.

Хатта язылганча, хөкүмәт фармацевтика ширкәтләренә арзан дарулар бәяләрен сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерми генә куярга рөхсәт итә торган проект өлгесе әзерли. Яшәү өчен мөһим дарулар җитештерүчеләргә дәүләт субсидияләр белән ярдәм итмәкче. Яңа кагыйдәләр 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә керергә тиеш.

Элегрәк кайбер матбугат чаралары арзан дарулар бәяләрен көйләүдән баш тарту турында Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдим иткән дип язган иде.

Шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт арзан дарулар бәясен бер тапкыр күтәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Юкса, Русиядә 300ләп арзан дару юкка чыгарга мөкин, чөнки аларны җитештерүнең файдасы булмаячак дип белдерделәр федераль хезмәттә.

XS
SM
MD
LG