Accessibility links

Кайнар хәбәр

Захарченко: Мотороланы үтереп, Украина хакимияте "ДНР"га сугыш игълан итте


Арсен Павлов
Арсен Павлов

Донбаста Русия яклы сепаратистлар җитәкчесе Александр Захарченко Арсен Павловны үтереп, Украина хакимияте "ДНР"га каршы сугыш игълан итте, дип белдерде.

“Порошенко безгә сугыш игълан итте диде Захарченко журналистларга.

Элегрәк “ДНР халык берлеге” башлыгы Денис Пушилин Мотороланы үтерү Украина диверсия-күзләү төркеме тарафыннан оештырылган “террор гамәле” һәм ДНРдагы хәлләрне какшату дип атаган иде.

Якшәмбе кич, 16 октябрьдә Арсен Павлов үз йортындагы лифтта шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган. Русия якоы сепаратистлар ягында сугышып йөргән хәрбинең үлемен Украина эчке эшләр министрлыгы һәм иминлек хезмәте раслады.

Украина көнчыгышында низаг 2014 елның язында Кырым аннексиясеннән башланып китте. Киев һәм Көнбатыш өлкәләре Русияне төбәккә һуманитар ярдәм җибәрү сылтамасы белән сепаратистларны коралландыруда, үз хәрбиләрен җибәрүдә гаепли. Кремль моны кире кага.

XS
SM
MD
LG