Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә 60лап полиция хезмәткәре өелешеп сугышкан


Сугышны туктату өчен полиция хезмәткәрләре кизүдә булган хезмәттәшләрен чакырырга мәҗбүр булган.

Омски өлкәсенең Калачински шәһәрендә полиция хезмәткәрләре бер хезмәттәшләренең туган көнен үткәргәндә өелешеп сугышкан. Бу хата "Омск-информ" хәбәр итә. Тукмашу сәбәбе белдерелми.

Әлеге медиа хәбәренчә, 60лап кеше сугышканда ашханә җиһазларын җимергән, савыт-сабаларны ваткан. Сугышны туктату өчен полиция хезмәткәрләре кизүдә булган хезмәттәшләрен чакырырга мәҗбүр булган. Омски өлкәсе эчке эшләр идарәсе элеге хәлне тикшерә башлаган.

XS
SM
MD
LG