Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Баграм хәрби һава базасында шартлауда корбаннар бар


Баграм хәрби һава базасы. Архивтагы фото
Баграм хәрби һава базасы. Архивтагы фото

Баграм хәрби һава базасында шартлауда 4 кеше һәлак булган, 14 кеше яраланган дип белдерелә.

Әфганстанда Баграм хәрби һава базасында, соңгы хәбәрләргә күрә, шартлауда 4 кеше һәлак булган. 14 кеше яраланган. НАТО миссиясе вәкиле һөҗүм 12 ноябрь иртән булган дип белдерә. Әлеге база Кабулдан төньякка урнашкан. Баграм губернаторы шартлау сәбәпләре тикшерелүен әйтә.

Әлеге база Әфганстанда иң зуры. Элек тә аңа талиблар берничә тапкыр һөҗүм иткән иде. Узган елның декабрендә интихарчы һөҗүмендә АКШның алты хәрбие һәлак булды.

XS
SM
MD
LG