Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олланд 2017 елда Франция президенты сайлавында катнашмаячак


Франсуа Олланд
Франсуа Олланд

Әлеге карарны Франсуа Олланд үзенең түбән рейтингларны аркасында кабул иткән. Октябрьдә халык фикерен сораштырулар күрсәткәнчә, президентка французларның бары тик дүрт проценты гына теләктәшлек белдерә.

Франциянең әлеге президенты Франсуа Олланд 2017 елның язында узачак ил башлыгы сайлавында үз намзәтен чыгармаячак.

Бу хакта ул дәүләт телевидениесе аша чыгыш ясаган вакытта белдерә.

Олланд Бишенче француз республикасында икенче мөддәткә сайланудан баш тартучы беренче президент.

Социалистлар фиркасеннән Мануэль Вальс сайлауга үз намзәтен чыгару мөмкинлеге турында әйткәч, Олланд сайлауда катнашудан баш тартуын белдерде. Әлеге карарны Франсуа Олланд үзенең түбән рейтингларны аркасында кабул итүен ассызыклап үтә. Октябрьдә халык фикерен сораштырулар күрсәткәнчә, президентка французларның бары тик 4 проценты гына теләктәшлек белдерә.

Журналистлар алдында чыгыш ясап, ул французларны үтә уңчы Милли фронт фиркасе намзәте Марин Ле Пенга тавыш бирмәскә чакырды.

Социалистлар фиркасенең беренчел сайлаулары 2017 елның гыйнварендә узачак. Консерваторлар арасында узган праймеризда Франциянең элекке премьер-министры Франсуа Фийон җиңде.

Франсуа Фийон Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы. Ул Мәскәүдән чикләүләрне алу һәм Сүрия мәсьәләсендә хезмәттәшлек итү сорауларын карарга әзер.

XS
SM
MD
LG