Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 18:48

4 декабрь Акмәчеттә кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазылны искә алдылар. Аның җидесенә багышланган дога чарасы Богурча бистәсенең 42нче санлы милли кырымтатар мәктәбендә узды.

Дога алдыннан язучы Аблязиз Велиев Риза Фазыл хакында сөйләде. Ул: "Риза Фазыл башлап җибәргән, ләкин тәмамлап бетерә алмаган кырымтатар әдәбияты белән бәйле эшләрне дәвам итәргә кирәк булачак. Кырымтатар шигърияте антологиясен бер якка да таратмыйча, кызы һәм улы язучылар белән берлектә тәмамларга тиеш. Ул әдәбиятыбызга зур хезмәт күрсәткән кешеләребезнең берсе", диде.

Җырчы Рустем Меметов Риза Фазылның вафатыннан соң тынычлана алмагавын сөйләп, язучыны олылап язган шигырен укыды.

23 ноябрьдә инсульт кичергән язучы Акмәчет хастаханәсендә 26 ноябрь көнне вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

Мәҗлес Риза Фазыл гаиләсенең кайгысын уртаклашуын кырымтатар электрон чараларында таратты.

XS
SM
MD
LG