Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләр Сүриягә сугышка җибәрү мөмкинлеге биргән канунга каршы имза җыя


Русия хәрбиләре Сүриядә
Русия хәрбиләре Сүриядә

Интернетта "Гаскәрдә вакытлы хезмәт итүчеләрне Сүриягә сугышырга җибәрергә мөмкинлек бирүче канунны кабул итүне булдырмыйк" дигән петиция барлыкка килде.

Русия думасы армиядә хезмәт итүчеләргә вакытлы килешү төзеп Сүриягә сугышка бару мөмкинлеге бирә торган канун өлгесен берьюлы икенче һәм өченче укуда кабул итте. Ләкин Русия ата-аналары "әле кичә генә мәктәп баласы булган" улларын чит дәүләт өчен сугышырга җибәрүгә каршы. Хәзерге вакытта петициягә 8 меңнән артык кеше кул куйган.

Тавыш бирүчеләр петиция астында шактый кискен фикерләрен дә язып калдыра. "Дәүләт Думасы үзе Сүриягә олаксын! Безнең балаларга тимәгез!", "Думаны бөтенләе белән Сүриягә! Атып бетерсеннәр аларны шунда!" дигән өндәүләр яңгырый.

Канунны яклаучылар да бар – андыйлар 400гә якын җыелган.

"Дума Русия ватандашларына сугышларда, шул исәптән чит илдә бара торган сугышларда да катнашу өчен кыска вакытлы килешүләр төзергә хокук бирә торган канун өлгесен кабул итте. Бу канун Русия гаскәрендә вакытлыча хезмәт итә торган хәрбиләргә дә бер елдан да артык булмаган вакыт дәвамында сугышта катнашырга мөмкинлек бирә, шулай ук килешү төзеп хезмәт итүчеләргә, резервтагы хәрбиләргә дә кагыла", диелгән петициядә.

Белдерү авторлары фикеренчә, бер төркем кешеләрнең сәяси мәнфәгатьләрен, хакимлек итүгә һәм басып алуларга омтылышларын кәнәгатьләндерү өчен Русия егетләрен чит илләргә һәлак булырга җибәрергә ярамый.

Документ җитәрлек санда имза җыйганнан соң, Дәүләт думасына һәм Федерация шурасына юлланачак.

Русия Думасының "Хәрби хезмәт турында"гы канунга керткән өстәмәләре нигезендә, хәрби хезмәт вакыты бетәргә бер ай калганда рекрутларга (срочник) тагын бер елга кадәр килешү төзү мөмкинлеге бирелә ала. Килешүләр ихтыяри булачак дип белдерелә. Әлеге канун нигезендә шулай ук резервтагыларны да шундый килешү белән хәрби хезмәткә җәлеп итә алачаклар.

"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин фикеренчә, әлеге канунга үзгәрешләр Хосусый хәрби ширкәтләр (Частная военная компания) аша сугышучылар нык арту сәбәпле, аларны алга таба хәрби операцияләргә килешү нигезендә генә җибәрү максаты белән әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG