Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә АКШ илчелеге һәм консуллыклар һөҗүм омтылышыннан соң ябылган


Әнкарада АКШ илчелеге
Әнкарада АКШ илчелеге

Сишәмбе иртән бер ир кеше кием астына яшерелгән ау мылтыгыннан Әнкәрадагы АКШ илчелегенә төбәп сигез тапкыр аткан.

Сишәмбе җирле вакыт белән иртәнге 3:50дә бер ир кеше АКШның Әнкарадагы илчелеге янына килеп берничә тапкыр мылтыктан атканнан соң илчелек һәм Төркиянең башка шәһәрләрендәге консуллыклары ябылган.

Анадолу агентлыгы мәгълүматларына караганда, тоткарланган ир пәлтәсенә яшерелегән мылтык чыгарган һәм илчелеккә төбәп якынча сигез тапкыр аткан. Аны илчелекнең сакчылары тоткарлаган.

АКШның Истанбулдагы һәм Адана шәһәрендәге консуллыклары да ябылган.

Әлеге вакыйга Әнкарда Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов атып үтерелгәннән соң берничә сәгать узгач булды. Дүшәмбе кич Әнкарада Заманча сәнгать галереясында билгесез кеше Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловка атты. Илче алган яралардан хастаханәдә үлде. Соңрак Төркиянең мәгълүмат чаралары аткан кешенең Әнкара полициясенең 22 яшьлек хезмәткәре Мәүлүт Мерт Алтынташ (Mevlüt Mert Altıntaş) булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG