Accessibility links

чәршәмбе, 27 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:49

Курган өлкәсенең Шадрински шәһәрендә җомга, 23 декабрьдә Җәмигъ мәчете ачылачак. Ике катлы бу бина хәйрия һәм шәһәр хакимияте акчасына төзелгән

Мәчеткә беренче таш 2014 елның 19 маенда салына, дип белдерә Шадрински хакимиятенең матбугат хезмәте. Ләкин аны төзү идеясе белән Илья Казеев исемле җирле эшкуар ун еллап йөргән. "Проект-смета документлары өчен беренче акчаларны шәһәр хакимияте бирде. Муниципалитет мөселманнарга мең ярым тирәсе дүрткел метр мәйданында җир бүлеп бирде", диләр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк Шадрински мөселманнарының бары тик бер кечкенә биналары гына булган. Яңа гыйбадәтханәнең 250шәр кеше сыешлы ике бүлмәсе, үзенең җылыту системы бар.

Мәчетнең имам-хатыйбы Калый Байдашев белдерүенчә, соңрак нигез каты да ачылачак, анда ислам нигезләренә укыту шартлары тудырылачак. Мәчет диварларын милли бизәкләр белән бизәргә, тирә-ягын төзекләндерергә җыеналар.

Шадрински хакимияте сайты язуынча, мәчетнең әзерлеген гыйбадәтханәгә килеп шәһәр башлыгы Людмила Новикова да бәяләгән.

XS
SM
MD
LG