Accessibility links

Кайнар хәбәр

2016 елда Азатлык Татарстан түрәләренә биргән "уңайсыз сораулар"


2016 елда Татарстан түрәләренә Азатлык биргән "уңайсыз сораулар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

2016 елда Татарстан түрә-җитәкчеләренә Азатлык биргән уңайсыз сораулар

2016 елда Азатлык биргән сораулар арасында Татарстан түрәләренең, төрле оешма җитәкчеләренең күңелләренә хуш килмәгәннәре дә булды.

2016 елда Азатлыкның халык тормышын яхшыртуга, инвалидлар хокукларын яклауга, Татарстанның үзе эшләп тапканын республикада күбрәк калдыруга, татар теленең абруен күтәрүгә һәм башка мәсьәләләргә җавап эзләп бирелгән сораулары арасында түрәләрне, төрле оешма башлыкларын аптырашта калдырганнары да, хәтта ачуларын чыгарганнары да булды. Шундый сорауларның берничәсен искә төшереп үтик.

"Сезнең сораулар коррект түгел"

Русия Думасы депутаты Ирек Гыйлметдинов Азатлыкны "коррект булмаган" сораулар бирүдә гаепләде. Гыйлметдиновны җавап бирергә бер дә яратмый торган түрә дип атап була. Аның белән телефон аша элемтәгә керү бөтенләй мөмкин түгел. Матбугат хезмәте дә Азатлык сорауларын йомып килә. Ирек әфәндене матбугат очрашуында гына "эләктереп" калырга мөмкин.

Татарстан соңгы араларда кергән табышны күбрәк үзендә калдыру уйлары белән яна. Президент Рөстәм Миңнеханов та "Без табышны җибәрәбез. (...) Дәүләттән финанслауны үзгәртергә дигән омтылыш та бар. Яхшы эшләүчеләр федераль субсидияләрне бөтенләй алмаска тиеш булып чыга. Бу бит ахмаклык. Дәүләт кая бара соң?" дип Мәскәүнең федерализмны танырга теләмәвен тәнкыйтьләде.

Татарстаннан сайланган һәм республика хокукларын якларга тиеш депутат Гыйлметдинов өчен Мәскәү "җырын җырлау" күпкә отышлырак булып чыкты.

Азатлык аңа "Салымның 50 процентын Татарстанда калдырып, калганын Русия казнасына тапшыра торган документ Думага кайчан кертеләчәк?" дигән сорау биргән иде. Бу сорау депутатның күңеленә тиде күрәсең, ул: "Сезнең сораулар ни өчендер гел коррект түгел. Ничек итеп аңлатырга да белмим. Без бердәм салым киңлегендә яшибез. Татарстанны гына аерып алып, 50гә 50 процент итеп ясап бумаячак", диде ул.

"Мондый сорау көтмәгән идем"

Уңайлы сорауларга гына өйрәнгән түрә-кара уңайсыз сорау бирелгәндә "балта сораганга шөшле тоттыра" башлый. Казанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган матбугат очрашуында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов татар теле даирәсе кимү турындагы сорауга структур үзгәрешләр белән аклана башлады.

Азатлык Җамалетдинов белән татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыповага "Татар мәктәпләрендә татар теленнән кала башка фәннәрне татарча уку елдан-ел кими, КФУда тулы бер татар факультеты бүлеккә калды, мәктәпләрдә БДИны татарча бирү юкка чыкты, мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре татарча укучылар кими дип белдерә. Рәдиф әфәнде, Әлфия ханым, бу сорау сезгә, сезнеңчә татар теле тагын ничә елдан соң югалачак?", дигән сорауны биргән иде.

"Мин мондый сорау көтмәгән идем сездән. Чөнки, бүгенге көндә күреп торасыз, Федераль университетның Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе уңышлы эшләп килә", дип кенә акланды Җамалетдинов. Әлфия ханым әлеге сорауга бөтенләй сүзсез калды.

"Ник бәйләнәсез?"

Җәмәгатьчелек тә, белгечләр дә Камал сәхнәсендә татарның үзенең милли проблемнарын, татар тарихын ачкан әсәрләр куелуын тели. Камал җитәкчелегенә матбугат очрашуларында тәрҗемә спектакльләр турында сораулар әледән-әле бирелә килә. Күрәсең, әлеге сораудан директор Фәрит Бикчәнтәев шулкадәр туйган, сорауны бәйләнүгә тиңләде.

Әлеге хәл яшь режиссерларның русиякүләм "Һөнәр" фестивале уңаеннан үткән матбугат очрашуында булды. Бикчәнтәев элекке вакытларда тәрҗемәләрнең тагы да күбрәк булуына басым ясап: "Бүген Камалда бер генә тәрҗемә әсәр бара. 90нчы елларда биш булган. Ник бәйләнәсез?" дип белдерде.

"Миндә мәгълүмат юк"

Түрәләр арасында сораудан качарга, җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә яратучылар да юк түгел. Андыйларның берсе – КФУ проректоры Рияз Миңзарипов. Азатлык аңа университетта Юныс Әмре үзәге эшен кайчан яңадан башлап җибәрәчәк дигән сорау юллаган иде.

Рияз әфәнде: "Аның турында берни әйтә алмыйм, бу мәсьәлә белән Җамалетдинов, Хәйретдинов (Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты мөдире) шөгыльләнә, аларга мөрәҗәгать итегез. Миндә мәгълүмат юк", дип җавапны тиз тотты.

"Төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итегез"

Инвалидларның көнкүрешләрен яхшыртуга акчалар Татарстанның хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министры аша бүленсә дә, әлеге министрлык җитәкчесе Эльмира Зарипова чыгымнарның нәтиҗәле тотылуы-тотылмавы турында белми дигән шик туа. Азатлык Эльмира ханымнан җир асты һәм юл өсте кичүләрендәге лифтларның эшләмәүләре турында сораган иде.

Министр: "Шәһәрдә һәр оешманың үз вазифасы бар", дип Казанның төзекләндерү комитетына мөрәҗәгать итәргә кушты.

"Совет берлегендә бер, хәзер башка хәл"

"Татар теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәрдән дә татар белгечләрен әзерләүне КФУ җитәкчелеге үз өстеннән төшерде. Математика укытучылары әзерләү бүлегенә акча табылмады, тарихчыларны да Татарстан хөкүмәте финанслый. Бу Мәскәү сәясәтеме, әллә КФУ җитәкчелегенең теләгеме?" Әлеге сорау ректор Илшат Гафуровның күңеленә хуш килмәде күрәсең, матбугат очрашуында ул Совет берлегендә башка вазгыять иде, хәзер башка чор дип кенә котылды.

"Бу фикер белән килешмим"

Соңгы ике ел эчендә Дөнья татар конгрессы чит илләрдәге татарлар белән эшчәнлеген Россотрудничество аша җәелдерә. 2016 елның ноябрендә Европа парламенты Россотрудничество эшчәнлеген пропаганда кулы буларак гаепләде. Азатлык конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакировка "Россотрудничество белән хезмәттәшлектә пропаганда коралына әйләнәсез дип шикләнмисезме?" дигән сорау юллаган иде.

Шакиров "бу фикер белән килешмәвен" белдергәч, "безнең татар оешмалары, татар җәмгыятьләре чит илләрдә шундый югары дәрәҗәдәге проектларны алып бара икән, бу иң беренче чиратта, Татарстанны, татарны пропагандалау" дип акланды.

XS
SM
MD
LG