Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама хушлашу сүзе белән чыгыш ясады


Барак Обама
Барак Обама

Сишәмбе кич АКШ президенты Барак Обама Чикаго шәһәрендә халыкка хушлашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Чикагода Обаманың сәяси карьерасы башланган, биредә ул 2008 һәм 2012 елларда президент сайлауларында җиңгәч котлаулар кабул иткән иде.

"Халык җыелып, үзгәрешләр таләп иткәндә генә прогресс булачагын аңладым. Бу минем генә фикер түгел, бу американ проектының, безнең идарә итү өлкәсендә тәвәккәл экспериментның нигезе", ди Обама.

АКШ президенты сүзләренчә, Америка соңгы сигез ел эчендә бөтен күрсәткечләрдә алга киткән: ил икътисади кризистан чыккан; автомоболь сәнәгате тергезелгән; эш урыннары ил тарихында булмаган даимилек белән артып тора. Тышкы сәясәт өлкәсендә Куба белән мөнәсәбәтләр яңартылган, бернинди атыш кулланмыйча Иранның атом проектлары туктатылган, 11 сентябрь террор гамәлләрен оештыручылар юк ителгән.

Обама билгеләп үткәнчә, аның президентлыгының төп шигаре - ватандашларына тигез мөмкинлекләрне булдыра алганча киңәйтү. Бу уңайдан АКШта медицина иминияте системы реформасы узды, сексуаль азчылык вәкилләренә гаилә кору иреге бирелде.

Шул ук вакытта "ике адым алга барганнан соң, бер адым артка китү дә бар", ди Обама президент сайлалуда Дональд Трампның җиңүенә ишарәләп. “Демократия бертөрлелекне аңлатмый, ләкин ул бердәм булуны күз уңында тота. Тышкы аерымлыкларга карамастан, безне бер язмыш бәйли, без бербөтен буларак бергә йә күтәреләбез, йә төшәбез", ди Обама.

Барак Обама – үз шәһәрендә хушлашу сүзе белән чыгыш ясаучы беренче президент. Аңа кадәр күпчелек президентлар Ак йортта чыгыш ясый иде.

XS
SM
MD
LG