Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:44

Соңгы бер айда гына Башкортстанда бензин хаклары икенче тапкырга артты. Коммуналь түләүләр һәм азык-төлек бәяләре дә үсүгә бара. Хөкүмәт мәнфәгатьләрен кайгыртып ясалган матур статистикага ышанырга ярамый, ди икътисадчы Ринат Гатауллин.

Башкортстанда тагын бензинга бәяләр күтәрелде. Гәрчә, соңгы тапкыр бензин хакларын 21 гыйнвар гына күтәргән иделәр. Хәзер машина йөртүчеләрнең күпчелеге кулланган АИ-92 бензины 70 тиенгә артып, литры 35 сум 70 тиен тора. Бер ай эчендә бензин хакларын ике кабат арттыру очраклары юк иде әле. Ел башлана гына, димәк, калган 11 айда да ул даими үсүгә барачак. Узган елда бензин бәяләре 3,9, дизель ягулыкка 3,4 процентка артса, быел 8-12 процентка артачак дип көтелә.

Халыктан литры 14 сумга җыелган сөтләр
Халыктан литры 14 сумга җыелган сөтләр

Азык-төлекләргә дә хаклар үскәннән-үсә бара. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы узган елда илдә иң күп йомырка җитештерүче биш төбәк арасында Башкортстан да булуын белдергән иде. Аңа караганда 2016 елда 45,53 миллиард данә йомырка җитештерелгән. Ләкин аңа карамый, йомырка хакы төшми. Бүген республикада уртача бер дистә йомырка 60 сум тора.

Ел башы белән сөт азыкларына да бәяләр берничә процентка үсте. Хәзер сырның уртача бәясе 413 сумга җитте.

Коммуналь түләүләр дә артуга бара. Гыйнвар аеннан коммуналь түләүләр яңа төрле исәпләнә башлады. Хәзер фатирдагы ут һәм су хакларына гомум йорттагы чыгымнар да өстәлде. Суык суга –14, җылы суга 35 сум артыграк түләргә туры килә. Рәсми мәгълүмат чаралары исә коммуналь түләүләргә бәяләр 4 процентка гына артачак дип тынычландыра.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Башкортстандагы хаклар сәясәте уңаеннан Азатлыкка икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин шуларны белдерде:

“Бәяләр арту, беренче нәүбәттә, энергия чыганакларына бәйле. Дөнья базарында нефть бәясе төшсә дә, бензин бәяләре, киресенчә, арта. Бу тышкы базарга сату кимү сәбәпле, эчке базарда хакларны арттырып көйләүгә бәйле. Ягъни, чит илләргә сату кимегәч, керемнәрне русиялеләр җилкәсенә салалар. Нефтькә монополия булу сәбәпле, көндәшлек хакларның кименә китерми. Башкортстанда һәрвакыт бензин бәяләре күрше төбәкләрдән югарырак булды. Татарстанда элек нефть эшкәртү заводлары юк иде, ә аның белән бензин бәяләре бездә арзанрак булмады. Бу нефть тармагының хакимият белән бәйле булуыннан килә иде. Инде килеп ягулык тармагы “Роснефть” кулына күчүгә карамастан динамика үзгәрми.

Бал һәм бәлзәм бәяләре
Бал һәм бәлзәм бәяләре

Күпчелек азык-төлек читтән кертелә. Алар чагыштырмача кыйммәт. Ләкин җирле җитештерүчеләр аларга карап хакларны арттырып куя. Бездә сәламәт көндәшлекнең булганы да юк. Рубльнең бәясе төшүе, энергия чыганакларына хаклар үсү - болар бар да башка төр әйберләрнең хаклары артуга китерә.

Статистикага ышанырга ярамый. Ул хакимият мәнфәгатьләреннән чыгып ясала. Чөнки инфляция ни кадәр үссә, пенсияләр, социаль түләүләр дә шул кадәр артырга тиеш. Арттырмас өчен инфляция киметеп күрсәтелә. Хакимият халыкны тынычландыруга карамастан, алда көрчек үсүен дәвам итәчәк."

“Башкортстан азык-төлеге” кибете
“Башкортстан азык-төлеге” кибете

Уфада 2015 елда “Башкортстан азык-төлеге” дигән ике кибет ачылган иде. Аларның саны киләчәктә артачак дип ышандырдылар. Бүгенге көндә Уфада шундый ике кибет эшли. Баксаң, аларның тышкы язулары гына шулай калган. Кибетләр “Бәйрәм” дигән сәүдә челтәренә кертелгән булып чыкты. Ул кибетнең киштәләрендә республикада җитештерелгән азык-төлек күләме бик аз дәрәҗәдә калган. “Бәйрәм” сәүдә челтәре исә 2008 елда ук оештырылган. Аңа республика буйлап 120 кибет керә.

Русияләрнең күпчелеге ил икътисади кризис кичерә дип саный

Левада үзәге сораштыруы күрсәткәнчә, фикер алышуда катнашкан русияләрнең күпчелеге илдә икътисади кризис барлыгын тануын белдерә. Халыкның 17 проценты илдә бернинди кризис та юк дип саный.

Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге кризис озакка сузылачак дип исәпли. Халыкның 18 проценты мондый икътисади халәт бер елдан ел ярымга кадәр сузылыр, 22 проценты ике елдан да кимрәк булмас дип уйлый. Тагын 22 проценты кризис бик озак - берничә ел дәвам итәчәк, ди.

Респондентларның өчтән бере (37%) үткән ел белән чагыштырганда, бәяләрнең 15-30 процентка артуын сизгән. 29% респондент фикеренчә, бәяләр 30-50 процентка арткан, һәр алтынчы кеше 15 процентка кадәр артуын билгели.

Сораштыру 20-23 гыйнварда Русиянең 48 төбәгендәге 137 шәһәр-авылларда яшәүче 1600 кеше арасында үткәрелгән.

XS
SM
MD
LG