Казанда Яңа татар бистәсенең Аксакаллар шурасы төзелде. Сишәмбе Ислам кабул ителүнең меңъеллыгы мәдрәсәсендә (бистәсенең тарихи Ал мәчет бинасында) аның беренче утырышы узды.
Шураны оештыруда башлап йөрүче тарихчы Айрат Фәйзрахманов белдерүенчә, шураның бурычы бистәнең калган тарихи өлешен саклау, аны үстерү турында тәкъдимнәр кертү. Бу бигрәк тә Малайзия архитектура оешмасының бистәне төзекләндерү проектын әзерләү алдыннан актуаль булып тора, ди Фәйзрахманов. Мастер-план Татарстан президентына, республика хөкүмәтенә һәм шәһәр мэриясенә тәкъдим ителәчәк.
Утырышта катнашучылар фикеренчә, Татарстанда теләсә кайсы зур авылның тарихы Яңа татар бистәсе тарихыныкыннан ныграк сакланган. Шуңа күрә әлеге җирлекнең тарихына, мәдәниятенә багышланган мәгълүмат ресурсы булдыру, фотоархив туплау, бистә турында истәлекләр җыентыгы язу, бистәдә яшәүчеләрнең шәҗәрәләрен төзү мәсьәләләре күтәрелә.
Бистә аксакаллары тарихи мәчетләрне төзекләндерү һәм Яңа татар зиратын мемориалга әйләндерү, кайбер тарихи биналарны саклау мәсьәләләрен дә күтәргән. Моннан тыш, бистә музее, Әмирхановларның йорт музее булдыру һәм "Бистә көне" уздыру да тәкъдим ителгән.