Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Казанда Борис Немцов истәлегенә митинг уздырмакчы


Дүшәмбе "Яблоко", ПАРНАС, "Прогресс" һәм "Либертариан" фиркаләренең Татарстан бүлекчәләре Казан башкарма комитетына 26 февральдә Борис Немцов истәлегенә митинг уздыру турында гариза тапшырган.

ПАРНАСның Татарстан бүлекчәсе рәисе Марсель Шәмсетдинов сүзләренчә, митингта катнашучылар хөкүмәткә ризасызлык белдерергә тели һәм демократик реформалар уздырырга чакырырга җыена.

Оештыручылар чара уздыру өчен Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы, Камал театры каршындагы мәйданнарны һәм Авиатөзелеш районындагы Крылья Советов паркын сораган.

Сәясәтче Борис Немцов 2015 елның 28 февраленә каршы төндә урамда атып үтерелде. Аны искә алуга багышланган хәтер митинглары Русиянең күп кенә шәһәрләрендә узачак.

XS
SM
MD
LG