Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең дүрт хәрби киңәшчесе һәлак булуы турында билгеле булды


Сүриядә Русия хәрби очкычлары
Сүриядә Русия хәрби очкычлары

Русиянең дүрт хәрбие һәлак булуы турында 20 февральдә генә билгеле булды. Алар утырган машина шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнар.

Сүриядә 16 февральдә фугас шартлау нәтиҗәсендә Русиянең дүрт хәрби киңәшчесе һәлак булган, тагын икесе яраланган дип хәбәр итә Интерфакс Русия саклану министрлыгы белдерүенә таянып. Хәрбиләр дүрт көн элек һәлак булсалар да, хәбәр дүшәмбе генә чыкты.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, Русиянең хәрби кәрваны Тияс һава аланы яныннан Хомс шәһәренә таба юл тоткан булган. Якынча дүрт километр узгач, хәрбиләр утырган автомобиль астында ерактан идарә ителә торган шартлаткыч шартлатылган диелә.

Русия Сүриядә 2015 елның сентябреннән бирле хәрби операция уздыра. Саклану министрлыгы шул вакыттан бирле Русиянең 30 хәрбие һәлак булуын раслады.

Узган ел 8 июльдә Сүриядә Ми-25 хәрби боралагы бәреп төшерелү нәтиҗәсендә, Рәфәгать Хәбибуллин һәлак булды. Ул Ульян өлкәсендә туган авылында җирләнде.

Шулай ук узган елның җәендә Сүриядә Татарстан хәрбие Марат Әхмәтшинның һәлак булуы турында да ярты елдан артык вакыт узгач кына билгеле булды.

XS
SM
MD
LG