Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханнан Казанга туры баручы вагон йөри башлаячак


Әстерхан белән Казан арасында туры вагон җибәрү турында карар Әстреханда узачак федераль Сабантуй алдыннан чыкты. Туры вагон җибәрү юлларын эзләү турында Әстерхан губернаторы Азатлыкка узган ел ахырында ук хәбәр иткән иде.

12 апрельдән Әстерхан һәм Казан арасында туры баручы вагон йөртә башлаячаклар. Бу турыда Азатлыккка өлкә губернаторының матбугат хезмәте вәкиле Сергей Попов хәбәр итте. Юлдагы вакыт 30 сәгать чамасы тәшкил итәчәк.

Плацкарт вагон Әстерханнан Казанга таба якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә башта Әстерхан-Волгоград поездына тагыла. Поезд юлга кичке бишенче яртыда кузгала. Аннары Волгоград-Түбән Варта поездына тагылып, Казанга кадәр килә.

Ә Казаннан вагон җомга һәм шимбә көннәрендә Түбән Варта-Волгоград арасында йөрүче поездга тагыла. Ул Казан вакыты белән 12 сәгать 21 минутта юл ала. Волгоградка җиткәч вагонны Әстерханга баручы поездга тагалар һәм 21 сәгать 30 минутта кайтып керәчәк.

Әлеге вагон Әстерханнан Казанга Волгоград, Сарытау, Сызрань, Ульян станцияләре аша бара. Бу вагон ел әйләнәсендә түгел, ә яз-көз айларында – 12 апрельдән 15 майга кадәр һәм 8 октябрьдән 4 декабрьгә кадәр йөриячәк.

Узган ел Әстерхан губернаторы Александр Жилкин Азатлыкның Казан белән Әстерхан арасында тимер юл бәйләнеше турындагы соравына җавап биреп башта: "Бу мәсьәлә карала. 27 декабрьдә Русия Дәүләт шурасы утырышында хезмәттәшем Рөстәм Миңнеханов белән бу турыда төплерәк фикер алышырмын", дигән иде.

Әстерхан белән Казан арасында туры поезд сораганда татарлар быел өлкәдә Федераль сабантуй үтәсен дә искәртте. Бәйрәм 12 -13 май көннәрендә Әстерхан шәһәрендә узачак.

Әстерханның "Идел" татар газеты баш мөхәррире Динара Мәҗитова Әстерхан-Казан арасында поездга ихтыяҗ зур, дип белдерде. "Эшмәкәрләр дә йөри, татар лагерьларына гына да без 300гә якын бала җибәрәбез. Хәзергә безгә Казанга барганда Волгоградта башка поездка күчеп утырырга туры килә", ди ул.

XS
SM
MD
LG