Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:36

Балкар халкын депортацияләүнең 73 еллыгына Казанда ялгыз пикетлар булды. Аны активист, "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе һәм "Тюркский взгляд" газеты мөхәррире Наил Нәбиуллин уздырды.

Казанда ялгыз пикетларга чыккан берничә кеше "Балкар халкы, без сезнең белгән" дип язылган плакатлар тотып торды.

8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк үз ватаннарыннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Кабарда-Балкар республикасында яшәгән барлыгы 37700 балкар халкы ике сәгать эчендә яшәгән урыннарыннан сөрелә. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан үлә.

Аларга кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.

Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.

1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күп кенә кырымтатарлар кире ватаннарына кайта алмады, кайтканнары да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

XS
SM
MD
LG