Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күрмәүчеләр өчен күргәзмә ачылды


Казанда күрмәүчеләр өчен күргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

9 март Казанның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Русиядә беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен махсус ясалган картиналар күргәзмәсе ачылды. Ачылыш алдыннан тамашачыларга күрмәүчеләр катнашында сәхнәләштерелгән "Кагылу" спектакле дә тәкъдим ителде.

Күргәзмә күрмәүчеләр өчен махсус күпертеп ясалган алты сурәттән тора. Алар арасында дингә кагылышлылары, табигать манзаралары һәм кеше сурәтләре бар. Рәсемнәр инновацион технологияләр белән эшләнгән һәм аларны бармак белән капшап нинди формада булуын аңларга була.

Күргәзмә ачылышында картиналарны тоярга теләүче күрмәүчеләргә аудио җайланма бирелде һәм әлеге җайланма аша картинаның кай җирендә рәсемнең нинди өлеше булуы әйтелде. Шулай ук Брайл системы белән язылган язулар таратылып картиналар хакында язма мәгълүмат та җиткерелде.

Картиналарны күрмәүчеләр кебек тоярга теләүче гади тамашачыларга кара кәгазъдән эшләнгән күзлекләр дә тәкъдим ителде. Күпләр күрмәүчеләр кичергән хисләрне шушы күзлекләрне киеп үзләре дә сынап карады.

Татарстан сукырлар җәмгыяте китапханәсе мөдире Наил Сәфәргалиев мондый картиналарны моңарчы ишетеп кенә белүен, хәзер исә капшап та картиналарны сизу мөмкинлегенә ирешүен әйтте.

Күргәзмә ачылыр алдыннан тамашачыларга күрмәүчеләр дә катнашкан "Кагылу" спектакле тәкъдим ителде. Спектакльдә кемнең ничек сукыраюы, күрми башлагач нинди авырлыклар кичерүе тасвирланган, чынбарлыкта булган хәлләр аңлатылды.

Спектакль махсус сәхнәдә, махсус тавышлар һәм утлар ярдәмендә күрсәтелде.

Оештыручылар сүзләренчә, моңа кадәр сукырлар өчен "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә уңайлы мохит тудырылмаган булган һәм арытаба шушындый махсус спектакльләр һәм махсус күргәзмәләр ярдәмендә Татарстан күрмәүчеләренә төрле проектлар даими тәкъдим ителәчәк.

Саклык банкы, Viza системы һәм Пушкин музее бергәләп оештырган "Күренмәгәнне күрү" күргәзмәсе 30 мартка кадәр ачык булачак.

Казанда берничә ел элек "Ярдәм" мәчете күрмәүчеләр өчен китаплар чыгаручы басмаханә ачты. "Ярдәм" үзәге күрмәүчеләрне су төбенә алып төшүне дә оештырган иде.

Казанда инде дүртенче ел "НеЗаМи" исемле күрмәүче балалар ансамбле эшләп килә. Ансамбльнең репертуарында татарча җырлар да бар.

XS
SM
MD
LG