Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: 2016 елда 650 бала Сүриядәге низаг корбаны булган


Сүриядә яралы балалар табиплар ярдәме көтә
Сүриядә яралы балалар табиплар ярдәме көтә

2016 елда 650дән артык бала Сүриядәге низаг корбаны булган, диелә БМОның ЮНИСЕФ балалар фонды хисабында. Халыкара оешма мәгълүматларына караганда, өч ел эчендә бу – рекордлы саннар.

Мәктәпләрдә яки мәктәп тирәләрендә ким дигәндә 255 бала үтерелгән. Тагын йөзләрчәсе төрле авырулардан үлгән. Әгәр медикаментлар булып, медицина хезмәте тиешенчә күрсәтелсә, аларны дәвалап булыр иде, ди хисап авторлары.

ЮНИСЕФ мәгълүматларынча, былтыр ким дигәндә 851 бала кораллы төркемнәр ягында сугышта катнашырга мәҗбүр булган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк.

Сүриядә алты миллионга якын бала һуманитар ярдәмгә мохтаҗ. Ике миллионга якын баланың мәктәпләргә йөрү мөмкинлеге юк.

Сүриядә кораллы бәрелешләр 2011 елның мартында башланды. Әлеге вакыт эченда сугышта 300 меңнән артык кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG