Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:38

Хакимиятнең булдыксызлыгымы, әллә Татарстанга каршы махсус оештырылган хәлләрме? Бу турыда британ белгече Марк Галеотти фикерләре

Казанда Чад республикасы студентын вәхшиләрчә үтерү, "Алтын" сәүдә үзәгенә һөҗүм такырбашлар турында искә төшерде. Вандаллар тарихи биналарның диварларына рәсемнәр ясады, тәрәзәләрен ватты. Социаль челтәрләрдә әлеге биналарны шулай мәсхәрәләү 2007 елның җәендә булган иде дип искә төшерделәр. Ул вакытта премьер булып эшләгән Рөстәм Миңнехановның да ачуы чыккан иде, ул Эчке эшләр министрлыгына активрак эшләргә кушты. Бу юлы такырбашларның гамәлләренә карата рәсми белдерүләр булмады.

Моннан тыш Татарстанда Интехбанк һәм Татфондбанктан акчаларын ала алмаучылар даими рәвештә пикетлар, митинглар уздырып тора. Аларга башка активистлар да кушыла. Татарстан башкаласында мондый киеренкелекне нәрсә тудырды? Казаннан еракта да ул сизеләме? Британия белгече, оешкан җинаятьчелек һәм иминлек мәсьәләләре белгече Марк Галеотти "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә Татарстандагы хәлләрнең читтән ничек күренүе турында сөйләде.

Сез Русиядәге хәлләрне инде күп еллар күзәтеп барасыз. Соңгы вакытта Татарстаннан килгән икътисади һәм сәяси яңалыкларны ничек бәялисез?

Бүгенге сәяси кризис асылда – икътисади кризис. Икътисади кризис нигездә Мәскәүдән чыга

– Татарстан, һичшиксез, Русиядә уникаль урын алып тора. Республикада Чечнядагы кебек виртуаль автономия генә түгел. Татарстан үзенә өстенлекләрне хокукый, тарихи һәм икътисади сәбәпләр нигезендә алды. Бүгенге сәяси кризис асылда – икътисади кризис. Икътисади кризис нигездә Мәскәүдән чыга. Федераль хакимият банкларны тернәкләндерү турында карар кылса яки Татарстан үзе ресурслар тапкан булса, банкларның җимерелүен булдырмый калып булыр иде.

Татарстан – донор. Ул дәүләт казнасына чиста табыш китерә. Финанс хәле начарайган саен, Татарстанның ачуы тагын да ныграк килә, ә аның хөкүмәте ике ут – кыерсытылган халык һәм бернинди ташламалар ясарга теләмәүче федераль үзәк арасында калды.

Марк Галеотти
Марк Галеотти

– 2016 елның декабрь ахырыннан Интехбанк һәм Татфондбанктан зыян күрүчеләрнең пикетлары һәм митинглары дәвам итә. Бу айда аларга чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы булучылар да, башкалар да кушылды. Бу кешеләрне берни берләштерми диярлек, ни өчен алар сәяси таләпләр белән чыга?

Казаннар чагыштырмача яхшырак яшәргә күнеккән, моны югалту ихтималы аларның ачуын чыгара

– Урамнарга кешеләрне икътисади сәбәпләр чыгарды. Ләкин авторитар системда асылда бар нәрсә нигезендә сәясәт ята. Татарстанда яшәүчеләр һәм, гомумән, Русиянең бөтен халкы экология, икътисад, мәгариф, юстиция, ягъни тормышның бөтен яклары өчен хөкүмәт җавап бирә дип саный. Шулай итеп, проблемнар килеп тугач, гаеп хөкүмәт өстенә ягыла.

Бу юлы ризасызлыкның нигезе – өметсезлек түгел, ә өметнең кире кагылуы. Казанны гадәти төбәк башкаласы дип атап булмый. Чөнки казаннар чагыштырмача яхшырак яшәргә күнеккән, моны югалту ихтималы аларның ачуын чыгара.

– Быел Русия белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәнең мөддәте чыга. Әлегә Мәскәү ягыннан да, Казан ягыннан килешүне озайтуга кагылышлы эшләр барганы сизелми. У арада соңгы айда гына Казанда Чадтан килгән студент үтерелде, сәүдә үзәкләренә һөҗүм булды, узган ялларда билгесез кешеләр шәһәр үзәгендә өч тарихи бинаның диварларына рәсемнәр ясап, тәрәзәләрен ватты. Казандагы мондый вакыйгалар сәяси һәм икътисади кризис белән бәйлеме? Республикадагы хәлләрне какшату өчен монда читтәге көчләр йә Мәскәүнең катышы юкмы?

– Татарстандагы вазгятьнең тотрыксызлануы Мәскәүгә файдага дип уйламыйм. Аларга (Мәскәүдә) Миңнехановның зарланулары ошамый, әлбәттә. Чөнки Миңнехановка ташламалар ясасаң, башка төбәкләр да сорый башлаячак. Мәскәү белән Ленинград өлкәсе болай да өстенлекләргә ия, Кадыров Чечняга дигән субсидияләрне буып ала, Кырым гына түгел, Русия контролендәге "күренми торган" Донбас төбәген тоту – болар барысы да башка төбәкләрне котылгысыз бөлгенлеккә төшерә. Ләкин, уйлавымча, Мәскәү Татарстандагы тәртипсезлекләр өчен бик борчыла. Шул исәптән, аны җиһадчылык көчәю ихтималы да куркыта. Дөрес, соңгысын бәлки бераз арттырып та җибәрәмдер.

Күптән түгел булган тәртипсезлекләр һәм вандализм очраклары – сәяси һәм социаль кризис тирәнәю билгеләре. Полиция өлгерми, киренкелек арта, ә җинаятьчеләр, экстремистлар һәм вандаллар әлеге вазгыятьтән файдалана. Чынлыкта бу моны кем башлады дигән "заговор" теориясенә караганда күпкә җитдирәк. Әгәр хаос башланса, вазгыятьне контрольдә тоту күпкә авыррак булачак.

Марк Галеотти (Mark Galeotti) – сәясәт белгече, Нью-Йорк университетының Халыкара мөнәсәбәтләр үзәге профессоры, Прагада Халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни хезмәткәре. Русия белән бәйле халыкара җинаятьчелек һәм иминлек мәсьәләләрен өйрәнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG