Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар каршылык чарасында тоткарланганнарны җәзалаулар турында белдерә


Мәскәүдә митинг вакытында тоткарлаулар
Мәскәүдә митинг вакытында тоткарлаулар

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Мәскәүдә 26 мартта узган урам җыеннары вакытында тоткарланганнарга йокыларыннан, ашаудан, эчүдән мәхрүм итү рәвешендә җәзалар кулланыла.

Мәскәүдә коррупциягә каршы митинг вакытында тоткарланганнар җәзалауларга дучар. Бу хакта Gulagu.net социаль челтәренә нигез салган Владимир Осечкин мөрәҗәгатендә белдерелә. Бу турыдагы хатны ул, тоткарланганнар янына барган Җәмәгать күзәтүе комиссиясе әгъзасы Ева Меркачева мәгълүматына таянып, Мәскәү прокуроры Владимир Чуриков исеменә язган.

Меркачева Метрогородок полиция бүлегенә барган. "Тоткарланганнарга йокыларыннан, ашаудан, эчүдән мәхрүм итү рәвешендә җәзалар кулланыла (кешеләр чиратлап 1,5-2 сәгать кенә йоклый, кайберәүләр идәндә йокларга мәҗбүр)", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хокук яклучылар белдерүенчә, тоткарланганнаарны тулы камераларга урнаштырганнар. Ике кешелек бүлмәләрдә 4-6 тоткарланучы утыра. Моннан тыш, кичке сәгать ун тирәсендә әле беркемгә дә кичке аш китерелмәгән. Хатта бу "ачлык белән җәзалау" дип бәяләнә.

Моннан тыш, хокук яклаучылар тоткарланганнарның туганнарына бернинди дә хәбәр бирелмәвенә дә игътибар иткәннәр.

Элегрәк Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов каршылык чаралары вакытында полиция гамәлләрен яклап чыкты. "Кешеләрне канунсыз җыеннарга чыгару – аларны полициянең көч куллануы куркынычы астына кую. Полициягә үпкәләргә кирәкми – ул бары тик канун таләпләрен генә үти", диде ул.

Мәскәүдә 26 мартта узган коррупциягә каршы урам җыеннарында полиция 1030 кешене тоткарлаган иде. Аларның күбесе берничә сәгатьтән иреккә чыгарылды.

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесе Алексей Навальныйны 15 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG