Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае бара


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайда Русия һәм Татарстан президентына мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Элегрәк БМОга җибәрелгән хат турында әйтелде.

Бүген Казанның "Сәфәр" отелендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең XII корылтае Татарстан гимны, Коръән уку белән башланып китте. Чарага барлыгы 152 вәкил теркәлгән.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев эшчәнлеккә хисап тотты. Ул Татарстан президенты институтын саклап калу, мәхкәмәләрне татарча алып бару өлкәсендә гамәлләр кылынды һәм киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.

Корылтайда Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатьләр җибәрү турында килешенде.

Миңнехановка язылган мөрәҗәгатьтә татар милли мәгарифен балалар бакчасыннан башлап югары уку йортын да кертеп торгызу, 1552 елда Казанны яклап шәһит булган сугышчыларга һәйкәл кую, хакимияттә эшләүчеләрне "Татарстанның Дәүләт телләре турында"гы канунын үтәтү, аерым алганда татар телен санга сугу өчен чаралар күрү һәм башкалар әйтелә.

Шулай ук корылтайда 2017 елның март аенда БМО, ЮНЕСКО, ПАСЕ һәм демократик илләр президент һәм хөкүмәтләренә мөрәҗәгать җибәрелүе әйтелде. Анда Русия хакимияте җитәкчеләре тарафыннан урыс булмаган халыкларның милли мәгарифен системалы юк итү эше алып барылуы әйтелә. Татар теленең бары кәгазьдә генә дәүләт теле булуы, соңгы биш елда Татарстанда ана телендә белем бирүче 699 мәктәп, ә Русиядә татарча белем бирү белән бәйле дүрт меңнән артык мәктәп ябылуы бәян ителгән.

Мәктәпне тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханын бары урыс телендә генә бирә алуы сәбәпле, татарча белем алучылар югары уку йортларына керүдән мәхрүм ителүе, шулай ук татар теле һәм әдәбиятыннан белгечләр әзерләү туктатылуы әйтелә.

"Русиянең әлеге гамәлләрен кешелеккә карата җинаять дип тануны һәм урыс булмаган асаба халыкларга каршы алып барылган гамәлләрне гаепләп чыгуны сорыйбыз", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Бүген корылтайда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе сайланачак.

XS
SM
MD
LG