13 апрель "Китап" оешмасы Праганың Вацлав Һавел исемендәге китапханәсендә кырымтатарларның ачы язмышы – Ватаннарыннан сөрелүләренә багышланган "Хайтарма" фильмын күрсәтүне оештырды. "Китап" – Прагада татар оешмаларының берсе. "Хайтарма"ны карарга 23 кеше килгән иде.
"Китап" оешмасы җитәкчеләренең берсе – Лилия Гербер Азатлыкка "үз язмышым белән бәйле булганга, әлеге фильмны чехларга да күрсәтәсебез килде" дип белдерде. Аның сүзләренчә, әби-бабаларын 1931 елда кулаклар, халык дошманнары дип 36 сәгать эчендә Әгерҗе районы Кыдырлы авылыннан Магнитогорскига сөрәләр.
Кырымтатарларның ачы язмышы әле дәвам итә. 2014 елның язында Русия аннексиясеннән соң кырымтатарларның югары оешмасы – Милли Мәҗлескә Кырымда эшләү мөмкинлеге бирелмәде һәм аның җитәкчеләренә ярымутрауга керү тыелды.
Кырымтатарларны эзәрлекләүләр, хәбәрсез югалулар, үле килеш табылучылар даими күренешкә әйләнде. Көнбатыш илләр Русия Кырымны аннексияләде дип чикләүләр кертте. Русия Кырым яуланмады "тарихи гаделлек кире кайтарылды" дип белдерә килә.
Азатлык "Хайтарма" фильмын карауны оештыручыларына – Гербер һәм "Китап" оешмасы җитәкчесе Эльмира Алига "Сез Кырымны кемнеке дип саныйсыз – Русиянекеме, әллә Украинаныкымы?" дигән сорау юллады. Оештыручылар җаваптан баш тартты.
2014 елда Прагда Tatar.cz оешмасы яшьләре "Хайтарма"ны карау һәм фикер алышу оештырган иде. Ул вакытта бу чарага 30лап татар һәм кырымтатар яшьләре килде.
2013 елда Казанда Халыкара мөселман киносы фестивалендә "Хайтарма" фильмын програмга кертмәделәр. Русия тышкы эшләр министрлыгы фестивальне оештыручыларга аны бәйгегә алмаска дип тәкъдим хаты язган булып чыкты.
"Хайтарма" Дөнья Кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары, эшкуар Ленур Ислямов акчасына, ATR телеканалы ярдәмендә төшерелде.
Фильмның төп герое – Советлар берлегенең ике тапкыр каһарманы, очучы Әхмәтхан Солтан. "Хайтарма" 1944 елда кырымтатарларны ватаннарыннан сөрүгә багышлана.
Фильм төшерелгәндә Кырымнан меңнән артык гади кырымтатары, балалар, депортацияне үз күзләре белән күргән олылар үз ихтыярлары белән Алупка, Бакчасарай һәм Судакка килде. Күпләр фильмда катнашты.