Accessibility links

Казанда "Гарык" чарасында катнашучы "Ачык Русия" әгъзасы 10 тәүлеккә сак астына алынды


Дарья Кулакованы полиция алып китә
Дарья Кулакованы полиция алып китә

Казанда мәхкәмә 29 апрельдә "Гарык" чарасында тоткарланган "Ачык Русия" хәрәкәте шурасы әгъзасы Дарья Кулакованы 10 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарды. Бу хакта аның адвокаты Эльза Нисанбекова белдерә.

Активист полиция фәрманына буйсынмауда һәм урам җыеннары уздыру канунын бозуда гаепләнә.

Кулакованы Русия президенты Владимир Путинга язылган хатларны тартмаларга салганда тоткарладылар.

Чара тәмамланганнан соң 10 минут узгач анда катнашкан Ләйсән Исмәгыйлеваны алып киттеләр. Ул 36 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

Михаил Ходорковскийның "Ачык Русия" хәрәкәте 29 апрельдә Русиянең дистәләрчә шәһәрендә "Гарык" исемле протест чарасы уздырды. Чарада катнашучылар Путинның 2018 елгы президент сайлауда катнашмавын таләп итеп аның кабул итү бүлмәләренә хатлар тапшырды.

XS
SM
MD
LG